Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Каравон» рус халык бәйрәме Татарстанның Лаеш районы Никольское авылында 26 май көнне үтәчәк

«Каравон» рус халык бәйрәме Татарстанның Лаеш районы Никольское авылында 26 май көнне үтәчәк

admin 22.05.2018

Быел «Каравон» рус халык бәйрәме 26 май көнне Татарстанның Лаеш районы Никольское авылында үтәчәк. Бу хактагы боерыкны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.

Әлеге бәйрәмнең үз үзенчәлекләре дә бар. Соңгы еллар дәвамында аның килеп чыгышын өйрәнү эшләре барды. Нәтиҗәдә, әлеге бәйрәм изге Николай Чудотворец – рус халкы һәм крестьяннар яклаучысы истәлегенә уздырылган, дигән мәгълүмат табылган. Никольское халкы үз изгеләренә аеруча да хөрмәт белән караганнар. Чөнки нәкъ менә Николай Чудотворец авылга үз исемен биргән.

Бәйрәм көнендә барлык кәләшләр дә иң матур күлмәкләрен киеп болынга чыкканнар, әйлән-бәйлән уйнаганнар. Бу күренеш кәләш сайлау чарасы да булып торган. Ел уңдырышлы килсен һәм барлык эшләр дә уң булсын өчен, билгеле бер йолаларны да үтәргә кирәк булдан. 26 май көнне Лаеш районы Никольское авылында узачак быелгы «Каравон» бәйрәмендә нәкъ менә әлеге йолаларга төп игътибар биреләчәк тә инде. Мисалга, әйлән-бәйлән җырлары, кәләш сайлау чарасы, үз кулың белән үләннәр саклагыч курчаклар ясау. Һәр кунак, тамашачы булуыннан кала, леге йолаларда катнаша да алачак.

Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Татарстанда «милли курчак»ны сайладылар
Далее: Котлыйбыз!

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57