(29 сентябрь, 2015 ел) Әлеге очрашу вакытында Татарстан халыкларының Дуслык Йорты, Иҗтимагый оешмаларның Карелия ресурс Үзәге һәм «Чулпан» татар мәдәнияте җәмгыяте (Петрозаводск шәһәре) арасындагы хезмәттәшлек килешүе имзаланды. (ФОТО)
Татарстан халыкларының Дуслык Йортында иҗтимагый оешмаларның Корелия ресурс Үзәге генераль директоры Николай Оськин һәм Карелия Республикасы “Чулпан” татар мәдәнияте җәмгыяте” оешмасы рәисе Фәридә Фадеева булдылар.
Килешүне имзалау Татарстан белән Карелия арасындагы озак вакытлы хезмәттәшлек мөмкинлекләрен ача. Бу мөмкинлекләргә этникара тынычлык һәм татулыкны саклау өчен шартларны үстерү, Карелия Республикасы һәм Татарстан Республикасы территорияләрендә милләтара мөнәсәбәтләрнең ярашлыгы буенча тәҗрибә белән уртаклашу керә.
Татарстан халыкларының Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге