Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Карелиядән килгән делегация Дуслык йортында булды

Карелиядән килгән делегация Дуслык йортында булды

admin 17.06.2022

Карелия Республикасы башлыгы грантлары конкурсы кысаларында гамәлгә ашырыла торган «Карелиянең милли мәдәниятендәге хәрби аспектлар» проекты кысаларында «Карелия ресурс иҗтимагый оешмалар үзәге» Ассоциациясе делегациясе Татарстанның Халыклар дуслыгы йортына килде. (ФОТО)

Делегация составына Ассоциациянең генераль директоры Николай Оськин, Суоярвск районының Тарих-туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Наталья Ларионова, Суоярвск үзәк китапханә системасы директоры Ольга Кичманюк, «Чулпан» татар мәдәнияте җәмгыяте» Карелия региональ иҗтимагый оешмасы активисты Иркин Мөхәммәтшин кергән иде.

Кунакларны Дуслык йорты директоры урынбасары Наталья Мясникова каршы алды. Ул Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслык йорты, Яшьләр Ассамблеясе эшчәнлеге, оешмалар тарафыннан оештырылучы проектлар һәм чаралар турында сөйләде. Делегация вәкилләре Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе, мәгълүмат үзәге һәм Дуслык музеенда булдылар, ТР үзбәк һәм удмурт милли-мәдәни автономияләре рәисләре Абдуманоб Абдусатаров һәм Андрей Герасимов, «Наш дом Татарстан» журналының баш мөхәррире Наталья Вяткина белән күрештеләр.

Очрашу түгәрәк өстәл артында дәвам итте, анда катнашучылар тәҗрибә уртаклаштылар, уртак эш вариантлары турында фикер алыштылар, истәлекле бүләкләр белән алмаштылар.

«Карелиянең иҗтимагый оешмалар ресурс үзәге» Ассоциациясе делегациясе Татарстанга өч көнлек визит белән килде. Кунаклар Кукмара районында булып, матросчы, Суоярвск районын азат итүдә башын салган Бөек Ватан сугышы герое, шагыйрь Нух Идрисов «эзләре» буенча үтте. Иң элек алар Түбән Өскебаш мәктәбендә очрашуда катнаштылар, геройның оныклары, якыннары белән очраштылар, аның истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. Аннан соң Нух Идрисовның туган авылы Битләнгердәге нигезенә бардылар, кайткач каберенә салырга дип, туфрак алдылар, шулай ук зираттагы обелиск-һәйкәл янында булдылар.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57