(9 октябрь, 2015 ел) Әлеге чарага составында ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина һәм Татарстан халыклары Дуслык Йорты директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов булган Татарстаннан делегация катнашты.
Исегезгә төшерәбез, 29 сентябрьдә Татарстан халыклары Дуслык Йорты, Иҗтимагый оешмаларның Карелия ресурс Үзәге һәм «Чулпан» татар мәдәнияте җәмгыяте (Петрозаводск шәһәре) арасындагы хезмәттәшлек килешүе имзаланган иде.
Кунакларны Карелия Республикасы башлыгы исеменнән Карелия Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Ирина Аникина сәламләде. Карелия Республикасы башлыгы Александр Худилайнен үзенең язма сәламендә болай дип әйткән:
“Безнең республикаларның узган елны Татарстан һәм Карелия тарафыннан имзаланган килешүе аша ныгытылган мәдәни һәм икътисади бәйләнешен арттырып бәяләү мөмкин түгел. Нәкъ менә мәдәни һәм фәнни өлкәдәге бәйләнешне мин аралашуыбызның төп өлеше дип атар идем. Чөнки җыр, бию, әдәбият сәнгатенә салынган күп еллык гореф-гадәтләрне белсәң, заманча хезмәттәшлекнең нигезен үстерергә мөмкин”.
Республика да яңа бәйләнеш һәм элемтәләрне көтә:
“Төп бурыч – үзара танышу һәм алга таба хезмәттәшлек бәйләнешен көйләү. Карелия Республикасында күрсәтәсе, алар белән бүлешәсе нәрсәләребез бар. Бу мәдәният өлкәсендәге зур вакыйга гына түгел, ә ике республика арасында булган үзара йогынты кысаларындагы вакыйга. Мәдәниятләрнең үзара алмашы, регионара элемтә үсеше – Карелиядә Татарстан мәдәнияты көннәрен үткәрүнең төп идеясе һәм бурычы”.
Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән карелияле хезмәттәшләрне Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина сәламләде:
“Безнең очрашуларның нәтиҗәсе булыр һәм Карелия халкы Татарстанны һәм аның күпкырлы тарихын, мәдәниятын ошатырлар дип өметләнәбез. Ике республика арасындагы бәйләнешкә Карелия Республикасы башлыгы Александр Худилайненның 2014 елдагы Казанга визиты һәм 2015-2017 елга сәүдә-икътисади, фәнни-техник, иҗтимагый һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы Карелия Республикасы хөкүмәте белән Татарстан Республикасы арасындагы килешүне имзалау этәргеч бирде. Быел ук Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов җавап визиты белән Карелиядә булды. Ул күп очрашуларда булды, алар рәтендә Карелия Республикасындагы татар иҗтимагый оешмасы да бар. Президент артыннан ук Карелиягә төрле өлкәдәге делегацияләр барды: туризм, сәламәтлекне саклау, икътисад һәм хәзер мәдәният”.
Гүзәл Нигъмәтуллина Мәдәният көннәренең төп чарасы булып ТР дәүләт җыр һәм бию ансамбленең концерты һәм мәдәният, сәнгать эшлеклеләренең иҗади очрашулары торачагына аеруча да басым ясап әйтте.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы исеменнән кунакларны Татарстан халыклары Дуслык Йолрты директоры Ирек Шәрипов сәламләде. Ул “милли сәясәт – бүген Татарстанда да, Карелиядә дә булган эшнең төп юнәлеше” дип ассызыклады һәм бу өлкәдә нәтиҗәле хезмәттәшлек булдыруга өметләнүен әйтте.
“Без бик теләп Россиянең башка регионнарына йөрибез, андагы халыкның ничек яшәгәнен карыйбыз. Карелия – серле ил. Бирегә күптәннән килергә теләгән идек. Бүген хыялыбыз чынга ашты”.
Республика кунакларына Карелия Республикасы мәдәният өлкәсендәге иң әйбәт ресурс һәм тәҗрибәләрне тәкъдим иттеләр. Рәсем сәнгате музее эше белән аның директоры Наталья Вавилова сөйләде. Ике арадагы әңгәмә барышында Татарстанның традицион халык күргәзмәсен Петрозаводск шәһәренә алып килү мөмкинлеге турында сүз кузгатылды. Гүзәл Нигъмәтуллина әйтүенчә, быел “Кижи” музей-тыюлыгы күргәзмәсе Казанда булган, шуңа да татар музей хезмәткәрләре җавап итеп үзләрен көттермәсләр.
Карелия милли китапханәсе эшчәнлеге турында аның директоры Марина Никишина сөйләде, Петрозаводск шәһәре төбәге Администрациясе иҗтимагый үсеше Комитетының мәдәният, иҗтимагый элемтә һәм халыкара хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Сергей Соловьев Карелия башкаласы хакимияте тарафыннан алып барылган эшне тәкъдим итте.
Карелия Республикасы милли мәдәният һәм халык иҗаты үзәге директоры Татьяна Темнышева татар хезмәттәшләре белән булган эшнең беренче нәтиҗәләре турында сөйләде. Шелтозеро авылына булган визит һәм веп мәдәнияты белән танышу барышында Татарстан Республикасы Веп халык хорын Казанда үтәчәк музыкаль фестивальгә чакырды. Үз чиратында карелияле хезмәттәшләр татар коллективларын фин-угор халыкларының Виола Мальми исемендәге “Karg kucub” Халыкара хореография фестивалендә һәм “Поющая Россия” фестивалендә катнашырга чакырдылар.
Очрашу барышында Петрозаводск шәһәренең дәүләт консерваториясе эшчәнлеге турында фән һәм иҗат эше буенча проректор Татьяна Екименко сөйләде. Вячеслав Иванов Карелиянең “Кантеле” милли җыр һәм бию ансамблен тәкъдим итте. Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе әйтүенчә, Мәдәният көннәренең төп чарасы – Музыкаль театрдагы концертта карелия коллективы белән Татарстан Республикасы дәүләт җыр һәм бию ансамбленең бергә куйган йомгаклау номеры Карелия халкы өчен чын бүләк һәм сюрприз булачак.
Очрашуның ахырын “Премьер” мәдәният Үзәге директоры Екатерина Анисимова чыгышы тәмамлады. Екатерина Ефимова татар фильмнарының Карелия халкы арасында популяр булдуын әйтеп үтте. 8 октябрьдә үткән фильм сеанслары тамашачыларга бик ошаган. Екатерина Анисимова үз чыгышын Карелиянең визит карточкасы – режиссер Станислав Ростоцкийның “А зори здесь тихие” фильмы өзеген күрсәтү белән тәмамлады.
Очрашу Карелия милли китапханәсенә китаплар тапшыру белән төгәлләнде. Гүзәл Нигъмәтуллина Татарстан милли китапханәсеннән төбәкне өйрәнүче әдәбиятны һәм интерактив басмаларны бирде: “Әлеге басмалар сезнең республикада кирәклеләр исемлегендә булырлар дип ышанып калабыз”. Үз чиратында китапханә директоры Марина Никишина хезмәттәшләренә “Калевала” карело-фин эпосын һәм Карелия китапханәләре библиографиясен бүләк итте.
Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге