Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Кариев театрын Россия халыклары Ассамблеясы бүләкләде

Кариев театрын Россия халыклары Ассамблеясы бүләкләде

admin 08.04.2016

(8 апрель, 2016 ел) Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры Россия халыклар Ассамблеясының Рәхмәт хатына лаек булды. Театрның Россия халыкларының этномәдәниятен һәм халыклар дуслыгын ныгытуга керткән өлеше әнә шулай билгеләп үтелде.

Кариев театры 2014 елдан бирле “Театр – Ватанны саклаучыларга” дигән проект кысаларында күп кенә хәрби частьларда булып, Россиянең төрле төбәкләрендә армия сафларында хезмәт итүче якташларыбызга спектакльләр күрсәтте, дип искәртә театрның матбугат хезмәтеннән Ләлә Зәйнуллина.

Театр, әйтик, былтыр Свердловск, Екатеринбург, Ульяновск өлкәләрендә һәм Марий Эл Республикасында, Кырым, Севастополь, Симферополь, Бакчасарай шәһәрләрендә иҗади сәфәрдә булды. Кариевлыларның хәрбиләр белән дуслыгы алга таба да дәвам итә. Быел исә Әстерхан, Калининград өлкәләренә гастрольләр планлаштырылган.

http://tat.tatar-inform.ru

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57