Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Касыйм татарлары хакында документаль фильм төшерелә башлаган

Касыйм татарлары хакында документаль фильм төшерелә башлаган

admin 30.09.2015

(30 сентябрь, 2015 ел). Касыйм татарлары хакында фильм төшерелә башлаган. Документаль кинокартинаның режиссеры — Людмила Савинкина.

Касыйм шәһәрендә (элеккеге Ханкирмән) төшереләчәк фильм режиссерның татарлар хакында булган 3 нче кинокартинасы була. Моңа кадәр ул “Беренче Бөтендөнья сугышы елларында Россия мөселманнары” һәм мишәрләр хакында документаль фильм төшергән. Касыйм татарларына багышланган кинокартина Рязань өлкәсендәге Касыймда, Касыйм районы авылларында һәм Сасово шәһәрендә төшереләчәк. Аны булдыруда ТР Фәннәр академиясенең Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре Фәридә Шәрифуллина, Касыйм каласы туган якны өйрәнү музееның өлкән фәнни хезмәткәре Вероника Цеменкова катнашачак, диелә әлеге музейның матбугат хезмәте хебәрендә.

Режиссер сүзләренчә, Россиянең кече милләтләре тарихы, яшәү рәвеше, традицияләре һәм мәдәнияте аңарда аеруча да зур кызыксыну уята. Мисал өчен, Людмила Савинкинаның бер документаль кинотасмасы Россиянең күпләргә таныш һәм шул ук вакытта таныш булмаган Мишәр — Мещёра краена багышланган.

Мәгълүмат  http://tat.tatar-inform.ru сайтыннан алынды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57