(1 июль, 2016 ел) Татарстан ЗАГСы катнаш никахлар арасында аерылышучылар саны артык күп түгел, ди. Белгечләр исә, хәзер милләт күрсәтелмәгәч, статистика дөрес булмаска да мөмкин дип белдерә.
Татарларда катнаш никахлар – гадәти күренеш. Бу мәсьәлә совет чорында кискен торды, ә 1990нчы елларда татар татарга өйләнсен дип милли хәрәкәт вәкилләре дә ачык сөйләде, руханилар да вәгазь сөйләде. Бүген исә бу мәсьәләдә тынлык. Киресенчә, югары мөнбәрдән катнаш никахлар – Татарстанның тотрыклы нигезе дип чыгышлар ясала. Бу турыда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та әйтеп үтте. Пропаганда коралы буларак кинофильмнар да балалар өчен эшләнгән мультфильмнар да эшкә җигелә. Очраклымы, юкмы – әйтүе авыр. Әмма «Татармультфильм»ның иҗат җимеше “Стрела наследия” мультфильмнар сериясендә төп каһарманнар – Зәйнәп белән Роман. Кечкенәдән үк урыс-татар дуслыгы оеткысын салып куела.
Татарстан акчасына чыккан “Сокровища озера Кабан” кинофильмы исә татар белән урыс мәхәббәтен данлый, аны матур итеп тасвирлый. Халыклар дуслыгы, толерантлык турында шигарләр яңгырый, ара-тирә катнаш никахта туучы балалар да матуррак, акыллырак дигән фикерләр дә әйтелә.
Татарстанда теркәлгән һәр бишенче гаилә – катнаш
Өйләнешкәндә киләчәктә гаиләдә балалар тәрбиясе ничек башкарылыр, аларга нинди исем кушылачак, бу мәчеттә, әллә чиркәүдә башкарылачакмы, алар белән нинди телдә аралашу барачак, картлык көнендә кемнәр һәм ничек җирләнәчәге хакында уйлау да икенче планга күчә. Катнаш никах буламы ул, әллә татар гаиләсеме – мөһим түгел, явам дигән яңгырны туктатам, кияүгә чыгам яки өйләнәм дигән кешене туктатам димә, диләр бит… Терсәк тешләүләр соңыннан башлана.
Вконтакте сайтында иң зур булган «Татары и Татарочки» төркеме дә катнаш никахлар мәсьәләсен еш күтәрә:
Татарстан ЗАГС идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева республикада 10 елга гаилә стажы тулмаган гаиләләр арасында аерылышу 60% тәшкил итә дип әйтә. Соңгы 5 айда республикада 5 644 аерылышу теркәлгән, бу 2015 елда белән чагыштырганда 7,5%ка артыграк. Аерылышу күбрәк мәхкәмә аша башкарыла икән.
Аерылышулар арасында катнаш никахта торучылар артык күп түгел, бу гаилә таркалуына тәэсир итми, ди Альбина Шәвәлиева. Татарстанда теркәлгән никахларның 80%ы бер милләт вәкилләреннән тора. Татар татарга өйләнергә тырыша, урыс урысны сайлый дип саный ул.
«Теркәлгән гаиләләрнең чама белән 20%ы – катнаш никахлар. Казанда, мәсәлән, узган елда 12 мең 495 гаилә теркәлгән, шуларның 1 мең 981е – катнаш никахлар. Ягъни 15,9%. Чаллыда 2015 елда исә андый гаиләләр күбрәк, никахлашкан парлар – 4 мең 261, шуларның төрле милләт вәкилләренең кушылуыннан туган гаиләләр – 1 мең 125. Бу – 26,4% дигән сүз. Актанышта узган елда 179 гаилә барлыкка килгән, шуларның 15е – катнаш никах. Балтачта 251 пар кавышкан, шуларның 9ы – катнаш никах. Сарманда 200 гаилә туган, шуларның 25е – төрле милләт вәкилләреннән торган гаиләләр. Сабада хәлләр болайрак: 220 гаиләнең 11е – катнаш никах. Катнаш никахлар гына аерылыша дип әйтеп булмый, алар арасында аерылышучылар гомуми санның 20%ын тәшкил итә. Республикада барысы да дус яши, шуңа күрә катнаш никахлар – гадәти күренеш. Тел, дин, гореф-гадәтләр югала дигәндә, бу – катнаш никахлар проблемы гына дип өздереп әйтеп булмый. Атасы да, анасы да татар була торып, балалары туган телне белмәүчеләр азмы? Кызганыч, андыйлар да күп. Телне өйрәтү гаиләдән, тирә-як мохиттән дә тора”, — дип әйтә Альбина Шәвәлиева.
Татарстан ЗАГС мәгълүматларына караганда, республикада теркәлгән никахларның һәр бишенче туган гаилә катнаш никахка туры килә.
Катнаш никахлар гына таркала дип уйлау – ялгышлык
Татарстанда катнаш никахлар киң таралган булса да, бу күренеш галимнәр тарафыннан җентекле өйрәнелмәгән булып чыкты. Бу уңайдан берничә ел элек язылган диплом эше дә, 1990нчы еллар башындагы фәнни тикшерү генә бар.
КФУ галимәсе Гүзәл Столярова Татарстандагы катнаш никахлар күренешен өйрәнгән. Катнаш никахлар саны 1990нчы елларда күп иде, әмма хәзер кимүгә таба бара, ләкин монда мәгълүмат ачык түгел, ди ул.
1950 елда Казанда катнаш никахлар саны 10,8% булган, Татарстан шәһәрләрендә – 10,0%, авылларда бу сан 4,1% тәшкил иткән. Ун елдан соң саннар шул ук хәлдә иде, әмма 1970 елда узган тикшеренүләргә караганда, Казанда катнаш никахлар саны 20,3%, республика шәһәрләрендә – 13,0%, авылларда – 10,2%. 1990 елда бу саннар тагын да арта, ә 1999 елда Казанда катнаш никахлар саны Казанда – 32,0%, республика шәһәрләрендә – 31,9%, авылларда – 15,8%. Татарстан ЗАГС мәгълүматларына караганда, 2015 елда Казанда катнаш никахларның саны 15,9% тәшкил итә.
«Татарстанның ЗАГС рәсми саннарына караганда, соңгы 15 елда авылларда һәм Чаллыда катнаш никахлар санының сикерүе күзәтелми. Ә менә Казанда ике тапкырга кимегән. Әмма бу очракта шуны истә тотарга кирәк. 1999 елдан соң паспортта милләт графасы юкка чыкты, ЗАГСта никах теркәлгәндә кемдер милләтен күрсәтергә тели, кемдер юк. Бу мәҗбүр ителми. Еш кына бер милләт кешеләрнең никахлар санына милләтен күрсәтергә теләмичә никахлашучылар да кертелә. Шулай итеп, сан үзгәрә. 2000 елда минем күзәтүләрем нигезендә андыйларның саны 20% тәшкил иткән, бәлки, күбрәктер дә. Шуңа күрә ЗАГСның катнаш никахлары кимегән дигән рәсми саннары бигүк дөреслеккә туры килми”, — дип әйтә Гүзәл Столярова.
ЗАГС идарәсе белдерүенчә, катнаш никахлар арасындагы аерылышуларның гомум саныннан 20% тәшкил итә. Түрәләр бу сан игътибарга лаек түгел дип аңлата. Шулай да аерылышу сәбәпләре нинди?
“Катнаш һәм бер милләтле гаиләләрне дә, алар арасындагы аерылышуларны да тикшердем. Тегендә дә, монда да аерылышу сәбәпләре бер. Бу – социаль проблемнар, холыкның туры килмәве. Мәдәният, дин, тел аерымлыклары аркасында аерылышулар артык күп түгел. Моны барлык социологик тикшеренүләр дәлилли”, — ди Гүзәл Столярова.