Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Кавказ style» Татарстанның алты районында милли бию үзенчәлекләрен күрсәтте

«Кавказ style» Татарстанның алты районында милли бию үзенчәлекләрен күрсәтте

admin 07.03.2019

(7 март 2019) «Кавказ style» фольклор-хореография коллективы «Вакыт һәм халыклар бәйләнеше: бию тарихының бер өлеше бул» дип исемләнгән яңа бию спектакле белән Татарстанның алты муниципаль районында чыгыш ясады.

Әлеге күчмә чара 2018 елда Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты тарафыннан коммерцияле булмаган оешмалар өчен  оештырлыган республика конкурсы җиңүчесе булган «Танцевальный экспресс» социаль проекты кысаларында үтте.

выступление в Набережных Челнах

Концерт программасы барышында тамашачылар дагыстан халкы тарихына сәяхәт кыла: Кавказ халыклары тормышыннан вакыйгалар, аларның гореф-гадәтләре, йолалары белән таныша. Концерт номерлары бию, музыка, сүз һәм видеорәт берләштерелгән. Болай эшләү һәркемне сәхнәдә барган тамашага алып кереп китә.

Кызыклы куелыш, төрле халыклар биюләре ритмы, милли иҗади төсмер: боларның барысын да «Кавказ style» хореография коллективының бию программасында күрергә һәм тоемларга мөмкин.

мастер класс с детьми (Актаныш)

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Минзәләнең җиденче сыйныф укучыларына Дуслык һәм татулык көче турында сөйләделәр
Далее: АФИША: Язны Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты белән бергә Нәүрүз бәйрәмендә каршылыйк: 23 март көнне Казан ипподромында

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57