Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казахстан башкаласында “Астана татарлары тарихы” китабын тәкъдим иттеләр

Казахстан башкаласында “Астана татарлары тарихы” китабын тәкъдим иттеләр

admin 28.08.2017

(28 август, 2017 ел) Астанада, Казахстан Республикасының Милли академик китапханәсендә “Астана татарлары тарихы” монографиясен тәкъдим итү узды, дип хәбәр итә «Дуслык» татар укыту-мәдәни үзәге.

0656

Басма авторы — тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре Зөфәр Мәхмүтов.

Басмада Астана татарларының тарихы һәм аларның төбәктәге сәяси, икътисади, демографик, социаль һәм мәдәни үсешкә керткән өлеше карала. Монография киңкырлы чыганакларны анализлау нигезендә язылган: статистик һәм документаль материаллар, революциягә кадәрге, совет чоры һәм хәзерге вакытлы басмалар, шәһәр халкы интервьюсы, истәлекләре һәм мемуарлары.

Монографияне тантаналы тәкъдим итү Астанада башкала һәм якын шәһәрләрдән килгән татарлар каршында узды. Презентация кысаларында Татарстан артистлары концерт программасы тәкъдим итте.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: Ләйсән Сафина: «Татар яшьләре көннәре»нә килергә теләк белдерүчеләр күбрәк иде»
Далее: Казанның Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе телләр өйрәнергә теләүчеләрне чакыра

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57