(21 октября 2015) Татарстан халыклары Дуслык Йортында казакъларның Татарстандагы милли-мәдәни рәисе Сәгыйт Джаксыбаев КФУ студентлары өчен лекция үткәрде. Беренче курслылар Татарстан халыклары Ассамблеясы эшчәнлеге белән таныштылар.
Сәгыйт Джаксыбаев республикадагы милли-мәдәни хәрәкәт башында торган һәм Татарстан халыклары Ассамблеясын төзүчеләрнең берсе булган.
Очрашу барышында халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты студентлары Татарстанда милли общиналар оешу белән бәйле тарихи вакыйгалар турында күберәк белә алдылар. Мисалга, ничек 1992 елда Татарстан Республикасының беренче президенты Минтимер Шәймиев инициативасы белән Татарстан халыкларының беренче съезды оештырылу, әлеге съездда “Татарстан – күпмилләтле республика, барлык милләтләр бертөрле хокук, бурычка ия, һәрберсе үз мәдәниятын, гореф-гадәтләрен саклый һәм үстерә“ дип таныту турында сөйләштеләр. Шулай ук төрле халыкларның беренче 9 общинасы ничек итеп милли-мәдәни берләшмә ассоцияциясен һәм күпмилләтле якшәмбе мәктәбен төзергә карар кылганы турында искә алдылар.
“Үз милләтеңә кирәкле булу, үзеңнең тарихи тамырларыңны тою зур роль уйный. Шундый ихтыяҗларның берсе канәгатьләндерелмәсә, кеше үзен аерылган дип хис итәчәк”, — дип сөйләде спикер.
Студентлар “Наш дом — Татарстан” журналы һәм Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты интернте-порталы белән таныштылар. Соңыннан алар өчен Дуслык Йорты буенча экскурсия оештырылды.
Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге