Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казакъстан делегациясенә Татарстанның алдынгы казанышлары тәкъдим ителде

Казакъстан делегациясенә Татарстанның алдынгы казанышлары тәкъдим ителде

admin 05.02.2015
(5 февраль) Казакъстан Республикасы Премьер-министры Кәрим Масимов җитәкчелегендә  делегациясе әгъзалары бүген Казан IТ-паркында, «Эйдос» медицина фәне үзәге һәм Казан вертолет заводында булдылар.

Кунакларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россиянең Казакъстандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Михаил Бочарников озата йөрделәр, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Казанга килеп төшүгә, делегация IТ-паркка барды. ТР вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Кәрим Масимовка югары технологияләр өлкәсендәге технопарк турында һәм шулай ук кунакларга бизнес-инкубаторның берничә проектын һәм ГЛОНАСС+112 идарә системасы үзәген күрсәттеләр.

Казакъстан делегациясе әгъзалары Казан федераль универститетының Фундаменталь медицина институтында булдылар. Биредә Кәрим Масимов симуляторлар үзәген һәм «Эйдос» медицина фәне үзәге мөмкинлекләре белән танышты. Шунда ук кунакларга Татарстан җитештерүчеләренең медицина товарларын презентацияләделәр — «ПОЗИС» суыткыч шкафлары, «Дельрус» дезинфекция чаралары, «Татхимфармпрепараты» дарулары.

Казан вертолет заводында Казакъстан делегациясе әгъзаларына «Ми-8″/»Ми-17» вертолетларының төрле комлектацияләре һәм «Ансат» җиңел вертолетлары тәкъдим ителде. Биредә Татарстан Республикасының иң эре предприятиеләре һәм сәнәгать тармаклары презентациясе узды.

Цех янындагы мәйданчыкта кунакларга «КАМАЗ» йөк машиналарын һәм газ ягулыгын файдалана торган автобусларны һәм күчмә газ заправкасы станциясен күрсәттеләр. Кәрим Масимов һәм делегациянең башка әгъзалары әлеге техникага карата кызыксынуларын белдерделәр, чөнки Казакъстанның бик күп табигый газ запаслары бар.

Бүген Казакъстан делегациясе Казан Кремленә барачак, анда Казакъстан Республикасы Премьер-министрының Татарстан Президенты белән рәсми очрашуы узачак.

 Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

 

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57