(22 июнь, 2015 ел) Бәйрәм Муса Җәлилгә бюст ачылган Усть-Каменгорскида оештырылган иде
Узган ялларда Казакъстанның Усть-Каменгорск шәһәрендә Сабан туе бәйрәме үтте. Шулай ук анда Муса Җәлилгә һәйкәл-бюст та ачылды.
Искәртеп узабыз: һәйкәл урнаштыру бу елның ике мөһим датасы — Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгы һәм Казакъстан халыклары ассамблеясының 20 еллыгына багышланган. Герой-шагыйрь истәлегенә монумент төзү башлангычы белән татар этномәдәни берләшмәсе вәкилләре чыккан. Сынны ТРның атказанган скульпторы Мәхмүт Гасыймов эшләгән.
Сабан туе Сул яр паркында Муса Җәлилгә һәйкәл ачылу тананасыннан соң башланды. Бәйрәмдә Казакъстан җитәкчелеге һәм җирле татар диаспорасы вәкилләре, шулай ук ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе катнашты.
Айрат Сибагатуллин ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның сәлам хатын укыды һәм Бөтендөнья татар конгрессының рәхмәт хатларын тапшырды.
Концерт программасында төрле милләт вәкилләре катнашты. Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган Диләрә Хәйретдинова татар һәм казакъ телләрендә «Казакъ вальсы»н башкарды. М.Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты, РФ атказанган артисты Илдус Әхмәтҗанов Габдулла Тукай шигырьләрен укыды. Шулай ук Сабан туе кунакларын үз чыгышы белән җырчы Ришат Төхвәтуллин да сөендерде.
Казакъстанның татар диаспорасы да концерт программасын тәкъдим итте, аннары Сабан туе ярышлары башланды. Бәйрәм кунакларын пылау белән дә сыйладылар.
«Татар-Информ»