(21 июль, 2017 ел) 28 июльдә 8:30 сәгатьтә Казанның елга портында XIII «Болгарга сәяхәт» республикаара мәдәни-агарту программасы катнашучылары очрашуы уча. Тантаналы очрашуга ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев та чакырулы.
Чираттагы программа Австралия татарлары арасында милли мәдәниятны саклау һәм үстерүгә зур өлешен керткән Австралиядә татар диаспорасына нигез салучыларның берсе, җәмәгать эшлеклесе Рөстәм Садрыйга багышлана.
Татарстанда кунаклар өчен Кырлай буенча экскурсия һәм Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты тарафыннан әзерләнгән концерт программасы каралган. Кич белән «Борис Полевой» теплоходында Татарстан Республикасының иҗади интеллигенциясе белән очрашу оештырыла.
Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге