(9 октябрь, 2016 ел) «Казан» милли-мәдәни үзәгендә Бөтендөнья татар яшьләре форумы каршында эшләп килүче “Акыл фабрикасы” белем бирү һәм проектлар төзү мәктәбенең чираттагы лабораториясе үтте. Лаборатория кысаларында форумның «Татар бистәләрен өйрәнү һәм яңарту» исемле яңа проекты тәкъдим ителде.
“Акыл фабрикасында” Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчелеге, актив тормыш позицияле гражданнар, тарих һәм мәдәният сөючеләр, студентлар һәм журналистлар катнашты. Моннан тыш, катнашучылар татар бистәләре тарихы белән таныштылар һәм биредә үк яңа проектны тормышка ашыру юнәлешендә эшләячәк команда тупланды.
Биш татар бистәсе
«Бистә» сүзе фарсы теленнән алынган һәм «йорт», «киртәләп алынган урын дигәнне аңлата. Россия, Украина һәм Белоруссия тарихларында ул, чыннан да, яшәү урыны атамасы булган. Бистә аерым торак булып та, шәһәрнең үз идарәсе булган бер районы булып та саналган. Иван Грозный яулап алганнан соң Казанда да бистәләр күп булган. Шуларның 5се — татар бистәләре: Адмиралтия, Дары-Порох (Пороховая слобода), Җиләк (Ягодная), Иске Татар һәм Яңа Татар бистәләре.
Бүгенге көндә Иске Татар бистәсеннән калганнары ниндидер кыйммәткә ия түгел һәм гади шәһәр урыны булып санала. Аларның тарихлары да җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнелмәгән.
Дөрес, 2014 нче елда Адмиралтия бистәсен яңадан торгызу эшләре бара. Ул 2030 нчы елга кадәр туристлык комплексына әйләнер, дип көтелә. Нәкъ менә калган бистәләр тарихын өйрәнү һәм аларны торгызу максатыннан Бөтендөнья татар яшьләре форумы әлеге «Татар бистәләрен өйрәнү һәм яңарту» проектын башлап җибәрә. Әйтергә кирәк: Бөтендөнья татар яшьләре форумы бистәләр тарихын өйрәнә һәм төзекләндерү планын гына уйлый. Ә төзелеш эшләре һәм башка мәсьәләләрдә аларга хөкүмәт ярдәм итәр, дип өметләнә алар.
Тарихи эшчәнлек белән шөгыльләнүче яшьләр юк
Чара башында Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин һәм аның урынбасары Айрат Фәйзрахманов татар бистәләренең бүгенге тормышы һәм аларны ничек үзгәртеп булуы турында сөйләделәр.
Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге тарих институты мөдире урынбасары, 25 ел дәвамында татар бистәләренең тарихын өйрәнгән, дистәгә якын монография, китап, йөзгә якын мәкалә язган тарих фәннәре докторы Радик Салихов чыгышында татар бистәләрендә кайнаган тормыш турында сөйләде. Аның фикеренчә, әлеге проект һичшиксез уңышлы булачак.
«Тарихи эшчәнлеккә тартылган яшьләр, кызганычка каршы, хәзер аз. Кемдер кушканга гына түгел, күңел кушканга эшләүчеләр юк. Бу юнәлештә боз кузгалды, ахрысы. Шушындый зур эшкә алынуыгыз күңелле күренеш. Мин сезгә уңышлар телим», — дип белдерде ул форум командасына.
Яңа Татар бистәсе — беренче
Проект авторларының берсе — Бөтендөнья татар яшьләре форумының рәисе урынбасары, тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов сүзләренә караганда, «Татар бистәләрен өйрәнү һәм яңарту» проекты татар халкы, милләте һәм тарихы өчен бик кирәкле һәм мөһим. Чөнки бистәләр үз эчендә тарихта ачылып бетмәгән фактларны саклый, әби-бабаларыбыз тормышын тулырак ачып бирә ала һәм татар халкының зур мирасы булып тора.
«Татар бистәләрен өйрәнү һәм яңарту» проекты бик җаваплы, авыр һәм озак вакыт таләп итә икәнен без аңлыйбыз. Тик авырлыкка бирешеп, кул да кушырып утырып булмый. Кемдер эшләргә тиеш бит инде моны… Проект ике яклы: беренчедән, без тарихка үз өлешебезне кертәбез, икенчедән, бистәләрне яңартачакбыз. Бу эштә безгә зур булышлыкны Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге тарих институты күрсәтә. Шулай ук проектның бер партнеры булып «Гамәли урбанистика үзәге» федераль челтәре тора. Әмма ничек кенә булмасын, безнең төп таянычыбыз — җәмәгатьчелек. Халыктан теләктәшлек өмет итәбез», — ди ул.
Лабораториядә үзәкнең вәкиле Марья Леонтьева да катнашты. Ул шәһәр үсешенә халык ничек үз өлешен кертә алуы турында сөйләде. Моннан тыш, Марья Леонтьева белән берлектә катнашучылар татар бистәләрен үстерү турында идеяләр дә уйлады.
Проектның эшчәнлеген Яңа Татар бистәсеннән башлаячаклар. Эшчәнлек барышында халык фикеренә таяначаклар икән. Эшләр башланып та киткән инде: Яңа Татар бистәсе территориясен өйрәнү бара, андагы халык белән аралашалар, күптән түгел бистә территориясендә фотосәяхәт уздырганнар, матбугат чараларында мәгълүматлар басылган һәм менә «Акыл фабрикасы»н да шушы темага багышлаганнар.
«Безнең уйлар буенча, төзекләндерү эшләреннән соң Яңа Татар бистәсе территориясендә хәзергеләреннән тыш, күпкатлы заманча биналар да урын алырга тиеш. Бәлки, 2 нче эшлекле үзәк шунда урнашыр. Әмма бер нюанс бар: милли-тарихи мохитне һәм заманча биналарны ничек берләштерергә? Проектны киләчәктә гамәлгә ашырачак бүген тупланган командага моны да хәл итәргә туры киләчәк», — ди Айрат Фәйзрахманов.