(11 февраль, 2016 ел) Казан үзәгендәге “Ногай” кунакханәсенең “Тукай” конференц-залында Казан дәүләт университетының журналистика факультеты беренче деканы, педагог, күп кенә журналистларның остазы булган Флорид Әгъзамовны (1936-2005) искә алу кичәсе уздырылды. Әгәр исән булса, аңа бүген төгәл 80 яшь тулган булыр иде…
Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге җитәкчесе Римма Ратникова, “Татмедиа” АҖ генераль директоры урынбасары Сөмбел Таишева, КФУның социаль һәм тәрбия эшләре буенча проректоры Ариф Межведилов, шушы уку йортының Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институты директоры Михаил Щелкунов, әлеге институтның татар журналистикасы кафедрасы мөдире Васыйл Гарифуллин, Татарстанның әйдәп баручы гаммәви мәгълүмат чаралары җитәкчеләре, Флорид Әгъзамовның күп санлы хезмәттәшләре, дуслары, шәкертләре катнашты. Кичәнең кадерле кунаклары арасында улы Азамат, килене Елена, оныгы Амаль да бар иде. Чара исә КФУ, ТР Журналистлар берлеге һәм “Татмедиа” АҖ тарафыннан оештырылды.
Кичә башланыр алдыннан, Флорид Әгъзамов турындагы хатирәләргә багышланган “Үзәктә – кеше” дигән документаль фильм күрсәтелде.
Педагогның яраткан шәкертләреннән берсе, Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген 1977 елда тәмамлаган Римма Ратникова кичәгә килүчеләрне Татарстан парламенты депутатлары һәм ТР Журналистлар берлеге президиумы исеменнән сәламләп, “Социалистик Татарстан” газетасында, Казан университетында Флорид ага белән бергә хезмәт куйган кешеләрнең, шулай ук шәкертләренең һәркайсы бүген аны зур рәхмәт сүзләре белән искә ала, дип билгеләп узды. “Флорид Имамәхмәт улы Татарстанда журналистика белеменә нигез салучы буларак танылды. Ул канат куеп чыгарган шәкертләрнең барысы да диярлек сыйфатлы журналистика өлкәсен сайлады”, – диде ул. Флорид Әгъзамовның журналистика гуманизмына, интернационализмга багышланган күп санлы фәнни хезмәтләр, китаплар авторы булуын искәртеп, аларның бүген дә актуальлеген югалтмавына игътибарны юнәлтте. Римма Ратникова Татарстан Журналистлар берлегенең Казанның Флорид ага яшәгән Чистай урамындагы йортка истәлек тактасы урнаштыру башлангычы белән чыгуын, хәзер моның өчен тиешле документлар әзерләнүен әйтеп, гаммәви мәгълүмат чаралары аша бу фикерне хуплап чыгарга өндәде. Чыгышы ахырында ул бүгенге очрашуны оештыручыларга рәхмәт белдерде.
Михаил Щелкунов билгеләп узганча, кайбер кешеләрнең бөеклеге, аларның иҗади эшчәнлегенең масштабы һәм әһәмияте үзләре киткәч, вакыт узу белән тагын да ачыграк чагыла. Флорид ага Әгъзамов шәхесе – әнә шундыйлар. Ул чын мәгънәсендә университет кешесе иде. Кызганыч ки, бүген университетта аның кебекләр бик аз, дип искә алды. “Бүген, 11 февральдә, шушы минутларда Казан федераль университетының Гыйльми советы тарихи карар кабул итә: Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтының гаммәви коммуникация бүлеге Югары журналистика һәм медиакоммуникация мәктәбе дип үзгәртелә. Миңа калса, бу – бүгенге журналистлар эшчәнлегенең мөһимлеген тану гына түгел, Флорид Имамәхмәт улы истәлегенә иң яхшы бүләк тә. Ул моның белән горурланыр иде”, – диде Михаил Щелкунов.
Кичәдә озак еллар буе Казан университетында Ф.Әгъзамов җитәкчелегендә журналистика кафедрасында хезмәт куйган шәхесләр, Казан журналистика мәктәбе вәкилләре – Алия Тукузина, Илдар Низамов, Татьяна Леонтьева, Флорид Әгъзамовка бәйле рәвештә, хәтер яңартты.
Чарага Флорид Әгъзамовның хезмәттәшләре – төрле елларда Казан университеты факультетларында декан, декан урынбаслары вазыйфаларын биләгән Индус Таһиров, Җәмил Сафиуллин, Рәмзи Вәлиев катнашып чыгыш ясады.
Флорид аганың улы Азамат: “Әтинең вафатыннан соң 10 елдан артык вакыт үтеп китсә дә, җәмгыятьтә ул онытылмады, бүген сез, хезмәттәшләре, шәкертләре, дуслары көче белән һаман да безнең арабызда яши кебек. Аны онытмавыгыз, яратып искә алуыгыз өчен бик зур рәхмәт”, – диде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Флорид Әгъзамов нигез салган татар журналистикасы кафедрасы барлык уку курсларын татарчалаштыру, туган телебездә уку ярдәмлекләре һәм программалары булдыру юнәлешендә, милли кадрлар әзерләүдә зур эш башкарды. Әле өстәвенә бүлектә укып чыкканнарның күпмесе әдәбиятта үз урынын тапты. Бүгенге чарада журналистика бүлеген төрле елларда тәмамлаганнардан – язучылар Вахит Имамов белән Айдар Хәлим дә чыгыш ясады.
Эчтәлекле, хатирәләргә гаҗәеп бай кичәне Казан дәүләт консерваториясе студентлары, Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль лауреатлары – Азат Абитов, Артур Шөгаепов һәм Айгөл Хисмәтуллина чыгышлары тагын да ямьләндерде, моңга төрде. Чараны Гөлназ Сәфәрова һәм Дмитрий Второв алып барды. Кичә чәй өстәле артында дәвам итте.