Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казан әбиләре куллары белән эшләнгән Роналду һәм Неймар сурәтләре бөтен дөньяга танылган

Казан әбиләре куллары белән эшләнгән Роналду һәм Неймар сурәтләре бөтен дөньяга танылган

admin 19.06.2018

(19 июнь 2018) Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында футбол буенча дөнья чемпионатына багышланган күргәзмәдә «Казаночка» тоташтырып тегү клубының Криштиану Роналду, Неймар һәм Луис Суарес портретлары төшерелгән эшләре бөтен Россия буенча танылып өлгергән. (ВИДЕО)

Әлеге күргәзмә 14 июнь көнне ачылган иде. Барлык эшләр дә «Казаночка» тоташтырып тегү клубы вәкилләре — рус милли-мәдәни берләшмәсе активистлары тарафыннан эшләнелгән.

IMG_0165

Күргәзмә массакүләм мәгълүмат чаралары арасында зур кызыксыну уятты. Әлегә Португалия җыелма командасы капитаны Криштиану Роналду, Бразилия җыелма командасы капитаны Неймар һәм Уругвай җыелма командасы уенчысы Луис Суарес портретлары төшерелгән тукымалар турында егермедән артык ММЧ һәм уннан артык социаль челтәр паблигында хәбәр ителә.

Открытие выставки к Чемпионату мира по футболу

«Бу көтелмәгән нәрсә! Халыклар Дуслыгы йортында спортка багышланган күргәзмәләрне без инде эшләгән идек. Мисалга, Универсиада, Конфедерация кубогына… Әмма мондый популярлыкка ирешү безнең өчен бик гаҗәп. Безнең осталар куллары белән тудырылган әйберләр күпләрнең күңеленә хуш килүенә без бик шат!», — дип сөйләде «Казаночка» клубы җитәкчесе Людмила Федина.

Открытие выставки к Чемпионату мира по футболу

Күргәзмә Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында эш көннәрендә 5 июльгә кадәр эшләячәк (9:00-18:00). Тулырак мәгълүмат 8(843)237-71-65 телефоны аша.

Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Футбол буенча дөнья чемпионатын яктыртучы журналистлар Халыклар Дуслыгы йортында булды
Далее: Дума милли телләр турында закон проектын беренче укылышта төзәтмәләр белән кабул итте

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57