(20 октябрь 2020) Казан федераль университеты Халыкара мөнәсәбәтләр институтының тарих фәннәре һәм бөтендөнья мәдәни мирасы югары мәктәбе студентлары Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында кунак булды.
Әлеге өченче курс студентлары «Россия төбәк белеме» программасы буенча белем ала. Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты тәҗрибәсен өйрәнү турыдан-туры уку программасына кагыла, чөнки төбәкне өйрәнүче студентлар демография, этнология, Россия төбәкләренең иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни үсеше, аларның халыкара халәте һәм чит илләр белән мөнәсәбәтләре белән дә кызыксына.
Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында студентларга Татарстанда дәүләт милли сәясәтен чынга ашыру тәҗрибәсе, милли-мәдәни автономияләрнең туган телләрен, гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятләрен саклау өлкәсендәге эшләре турында сөйләделәр.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге