Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казан грузиннары оешма җитәкчесен сайладылар

Казан грузиннары оешма җитәкчесен сайладылар

admin 05.04.2021

(5 апрель 2021) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Казан грузиннары милли-мәдәни автономиясенең хисап-сайлау җыелышы узды. Чарада грузин Федераль милли-мәдәни автономиясе президенты Давид Цецхладзе да булды. (ФОТО)

Казан шәһәренең «Сиони» милли-мәдәни автономиясе рәисе, «Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе» мәгариф үзәге директоры Майя Хухунашвили Мәскәүдән килгән мәртәбәле кунакка экскурсия үткәрде, Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслык Йорты, якшәмбе мәктәбе эшчәнлеге турында сөйләде.

IMG_9809

Экскурсиядән соң Дуслык Йортының концерт залы сәхнәсендә Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган концерт күрсәтелде. Халыклар дуслыгы йортының грузин ансамбльләре җитәкчесе Теа Пертая иҗади номерлар әзерләгән иде. Шулай ук Күпмилләтле якшәмбе мәктәбендә тәрбияләнүчеләр дә вокал номерлары белән чыгыш ясады.

IMG_9877

Хисап-сайлау җыелышын сәламләү сүзе белән Татарстан халыклары Ассамблеясе Башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев ачты. Давид Цецхладзе шулай ук утырышта катнашучыларны сәламләде.

0b9233ba-7d9c-4c5c-b7b2-3e3e1ef2aecc

Казан шәһәренең грузин милли-мәдәни автономисе рәисе Майя Хухунашвили оешманың өч еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясады һәм киләчәккә бурычлар белән уртаклашты.

WhatsApp Image 2021-04-05 at 11.01.36

Утырыш барышында автономиянең ревизия комиссиясе һәм Идарә әгъзалары сайланды. Казан шәһәренең «Сиони» грузин милли-мәдәни автономиясе идарәсе рәисе итеп Майя Хухунашвили яңадан сайланды.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57