Уртак җыентык булдыру инициативасын Казан журналисты җиткерде. Видеокүпердә катнашкан Кырым Республикасы Җәмәгать палатасы рәисе урынбасары Александр Форманчук бу фикерне хуплап: “Кырым Украина составында булганда, безнең әдәби мохит бик сәясиләшкән иде. Өч язучылар берлеге эшләп килде, әмма алар бер-берсе белән уртак фикергә килә алмады. Хәзер исә бу берлекләрне яңадан теркәү буенча бик катлаулы процесс бара. Кырым татарлары арасында язучылар һәм шагыйрьләрнең үзара аралашуында да кыенлыклар бар. Миңа калса, безгә Казан белән элемтәне тагын да ныгытырга кирәк”, — диде ул.
“Рус теле һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы төбәк бүлеге җитәкчесе Александр Рудяков та шулай ук бу идеяне күтәреп алды. “Кырым Республикасы җитәкчелеге тарих, рус теле һәм әдәбияты укытучыларына ярдәм программасы кабул итте. Безнең бу программада бераз резервлар бар һәм уртак җыентык чыгаруда булыша алыр идек. Ул басма гына түгел, электрон вариантта да булырга мөмкин бит. Электрон басма тизрәк тарала һәм укучыга тизрәк барып җитә ала”, — диде ул.
ТР Язучылар берлегенең рус әдәбияты секциясе җитәкчесе, шагыйрә, тәрҗемәче Лилия Газизова исә: “Бу, чыннан да, — бик кызыклы идея. ТР Язучылар берлеге бу эшкә алыныр дип уйлыйм. Безнең татар һәм рус шагыйрьләренең уртак җыентыгын чыгару буенча тәҗрибә бар. Китап кәгазьдә дә электрон вариантта да булсын”, — диде.
РФ Җәмәгать палатасының иҗтимагый дипломатияне үстерү комиссиясе рәисе Елена Сутормина да бу фикерне хуплавын белдерде.