(30 август, 2015 ел) Шәһәр ратушасында Республика һәм Шәһәр көненә бәйрәм тантанасы булдыКазан ратушасында 30 август – Республика һәм Шәһәр көненә бүген тантана уздырылды.
Тантананы ачык дип игълан итеп, ел буена көтеп алган олы бәйрәм белән котлагач, Казан мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, Татарстан башкаласының иң яңа тарихында төрле өлкәдә күп казанышлар, җиңүләр, бик шәп вакыйгалар булды. Аларның һәркайсы артында хезмәт яраткан кешеләр тора, алар тырышлыгы белән шәһәр тагын да матуррак, заманчарак, уңайлырак була бара. “Нәкъ менә сез, яңа микрорайоннар төзеп, сәнәгатьне үстереп, җинаятьчелеккә каршы көрәшеп, казанлыларга нормаль тормыш шартлары тудырдыгыз, Казанда тынычлык һәм килешеп яшәү кебек үзенчәлекле мохит булдырдыгыз. Моны без югары бәялибез һәм сезгә шуның өчен рәхмәт һәм хөрмәт белдерәбез”, — диде шәһәр башлыгы.
Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, республикабыз гадел рәвештә Россиянең иң уңышлы төбәкләренең берсе дип йөртелә, аның башкаласы дөнья бергәлегендә таныла. Торак төзелеше буенча “Тузган торак” программасына алмашка социаль ипотека программасы гамәлгә ашырыла, соңгы 10 елда 83 балалар бакчасы төзелде һәм төзекләндерелде, мәгариф учреждениеләренең 90 проценты төзекләндерелде, 6 мәктәп салынды, шулай ук шәһәребездә сәламәтлек саклау өлкәсендә иң заманча шартлар булдырылды, дип социаль өлкәне барлады. 2013 елда дөньяны шаулаткан Универсиаданың Казан өчен әһәмиятен искәртеп, нәтиҗәдә, студентлар өчен тулы бер шәһәрчек калкып чыкты, 32 спорт объекты төзелде, юл аергычлар төзеп, Казан “бөке”ләрсез шәһәргә әйләнде, диде. Шәһәрнең туризм тармагы үсешенә игътибарны юнәлтеп, мэр елына хәзер 2 млн 110 мең турист килеп китүен зур канәгатьлек белән телгә алды. ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов күптән түгел тагын бер җиңү белән кайтты: Казан, Парижның үзен артта калдырып, 2019 елда WorldSkills Competition уздыру хокукын отты, диде. Илебез Президенты Владимир Путинга, республикабызның беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә һәм хәзерге Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка рәхмәт, чөнки үзеннән-үзе берни эшләнми, дип билгеләп үтте мэр Илсур Метшин.
Ратушага чакырып китерелгәннәрне биредә аягүрә бастырган ике сәбәп булды. Башта Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт гимннары яңгырады, аннары ТАССР оешуының 95 һәм ТРның 25 еллыгы, Казан каласының 1010 еллыгы тантаналары программасы буенча бүген ратушада Казан шәһәренең мактаулы гражданнары китабы һәм Мактау китабы тантаналы төстә хәрбиләр тарафыннан чыгарылды.
Республиканың һәм аның башкаласының танылган сәхнә сәнгате осталары чыгышлары белән үрелеп барган тантаналы кичәдә Илсур Метшин Татарстан башкаласының төп муниципаль биналарының берсендә Казан үсешенә сизелерлек өлеш керткәннәргә республика һәм шәһәр дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Аерым алганда, фехтование буенча Олимпия уеннары чемпионы, СССРның, Европаның һәм дөньяның күп тапкыр чемпионы булган Валентина Никонованың “Казан шәһәре мактаулы гражданы” исеменә лаек булуы әлеге үзенчәлекле китапларның беренчесенә теркәлде.
М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры артист-вокалисты, ТРның һәм РФның халык артисты Венера Ганиева исә Мактау китабына кертелде, әлеге китапка тагын республика башкаласы үсешенә, аны яхшы яктан танытуга гаять зур өлеш керткән һәм юбилейлары билгеләп үтелгән 6 предприятие, оешма керде: Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты, Казан илкүләм тикшеренү технологик университеты (КХТИ), Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы, “Казан оптика-механика заводы”ААҖ, “Казэнерго” ААҖ, “Нәфис-косметикс” ААҖ – М.Вахитов исемендәге Казан химия комбинаты. Җыеп кына әйткәндә, алар барысы да шәһәр тарихының мактаулы битләренә теркәлде.
Шулай ук шәһәр Башкарма комитетының физик культура һәм спорт комитеты рәисе Илгиз Фәхриев, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе артист-вокалисты Ригина Вәлиева, Мәскәү районы Мәктәптән тыш эш үзәгенең бүлек мөдире Алла Вахрамеева, “Луч света” балаларга ярдәм фонды генераль директоры Гүзәл Охманова үзләре хезмәт куйган өлкәләрдә атказанган исемнәр алды. “Шарм” шоу-театрына (сәнгать җитәкчесе – Максим Скалозубов) исә ТР Президенты Рәхмәт хаты тапшырылды. “Казан файдасына хезмәт һәм фидакарьлек өчен” билгесе муниципаль бүләге белән 2 шәхес билгеләп үтелде: “Сетевая компания” ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, сугыш ветераннары госпитале табиб-онкологы Борис Дружков; 6 шәхес “Казанга фидакарь хезмәт иткән өчен” билгесе белән – “Метроэлектротранс” МУП Советлар Союзы Герое И.К.Кабушкин ис.трамвай депоси трамвай йөртүчесе Фәния Бариева, Балалар республика клиник хастаханәсе эндокринология бүлеге мөдире Наталья Криницкая, шәһәр Башкарма комитетының финанс тәэминат һәм бюджет йөкләмәләрен үтәү бүлеге баш белгече Тамара Кузьмина, Казанның элеккеге Бауман районы Башкарма комитеты рәисе (1973-1979) Александр Абрамкин, Казан шәһәре Башкарма комитетының элеккеге рәисе (1985-1989) Рево Идиатуллин, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең ТРБ КМБ политсоветы секретареның беренче урынбасары Наил Хөснетдинов. Башкаланың иҗтимагый үзидарәсе үсешенә өлеш керткән өчен 6 шәхескә – Займище, Калинин, Вознесенское, Царицино калкулыгы, Савиново, Колсәет территориаль иҗтимагый үзидарәләре рәисләренә мэрның Рәхмәт хаты тапшырылды.
Фотосурәт metshin.ru сайтыннан алынды, http://www.tatar-inform.ru/