Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казан халкы белгечләргә ТКХ өлкәсенә кагылышлы сорауларын бирә алды

Казан халкы белгечләргә ТКХ өлкәсенә кагылышлы сорауларын бирә алды

admin 26.10.2022

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында ТКХ өлкәсендә законлылык мәсьәләләре буенча халыкны кабул итү узды. (ФОТО)

Гражданнарны Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе Сергей Крайнов, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары — Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов кабул итте.

Ведомство җитәкчеләре белән очрашуга 19 кеше килде, алар торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүне исәпләүгә, күпфатирлы йортта биналар милекчеләренең гомуми җыелышы карарларының законлылыгына, ТМШ һәм идарәче компанияләр эшчәнлегенең легитимлыгына, исәпкә алу приборларын урнаштыруга, гомумйорт мөлкәтен карап тотуга, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә акчалата компенсация түләүгә һ.б. мәсьәләләргә бәйле сораулар бирделәр.

Моннан тыш, 19 язма мөрәҗәгать кабул ителде. Татарстан прокуроры профиль бүлекчәләре җитәкчеләренә мөрәҗәгать итүчеләрнең дәлилләрен һәрьяклап тикшерергә һәм, нигез булган очракта, төгәл чаралар күрергә кушты.

Күзәтчелек чараларының барышы һәм нәтиҗәләре прокуратура аппаратында контрольгә куелды.

ТР Прокуратурасы материалы тәрҗемәсе

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57