(30 ноябрь 2018) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумына нигез салынуга 55 ел тулу уңаеннан бәйрәм чарасы узды.
Оешманы, аның педагогик составын һәм студентларын юбилей белән котларга дип чарага ТР Мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалов, «Казан Кремле» Дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева һәм башкалар килгән иде.
Бәйрәм чарасын ачып, Эльвира Камалова килгән кунакларны сәламләде һәм техникумны истәлекле дата белән котлады. Үз чыгышында ул әлеге чараның юктан гына Халыклар дуслыгы йортында узмавын әйтеп үте. Чөнки оешма күпмилләтле һәм күпмәдәниятле үзәк булып тора, техникум белән күптән хезмәттәшлек итә.
Эльвира Камалова Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумының аның директоры Раушания Сәүбәнова тырышлыгы белән бүгеге көндә урта-профессиональ белем бирүдә алдынгы үрләрне алып торуын һәм алга омтылуын билгеләп үтте. 2017 елда техникумны килеп күргәч, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның учреждениедә укыту процессын оештыруны, балалар иҗаты һәм коллектив хезмәтен визуальләштерүне югары бәяләде, дип искә алды министр урынбасары.
Бәйрәм чарасы мәгариф оешмасы тарихы, коллектив тормышы, техникум эшчәнлеге юнәлешләре һәм аның казанышлары турындагы фильмны караудан башланды. Алга таба тамашачылар алдында техникумның хореография коллективлары, җыр ансамбльләре һәм аерым башкаручылары чыгыш ясады. Концертны оештыруда Алабуга шәһәренең Мәдәният училищесы да зур ярдәм күрсәтте.
Белешмә. Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумы 1963 нче елда сәүдә хезмәткәрләрен әзерләү буенча №40 Профессиональ-техник училище буларак ачыла. 2010 елдан башлап техникумны директор Раушания Сәүбәнова җитәкли.
Хәзерге вакытта техникумның төп бурычы булып халык сәнгать һөнәрчелеген һәм кәсебен саклау, үстерү һәм популярлаштыру тора. Моңа ювелир, чигүче, тегүче, костюм буенча рәссам, агач, күн, керамикадан сәнгать эшләнмәләрен булдыручы, сәнгати-бизәү эшләрен башкаручы һәм дизайнер белгечлекләре буенча квалификацияле эшчеләр һәм урта буын хезмәткәрләрен әзерләү юлы белән ирешелә.
«Бүгенге көндә халык сәнгать һөнәрчелеге Татарстан милли мәдәниятының алыштыргысыз өлеше булып тора. Республикабыз – халык сәнгать кәсебе үсешенең тарихи традицияләрен һәм стиль үзенчәлекләрен кирәк дәрәҗәдә саклап кала алган аз санлы төбәкләрнең берсе. Моңа ул хәзерге вакытта шундый матур датасын билгеләп үтүче техникумыбыз ярдәмендә дә иреште», — дип сөйләде техникум директоры Раушания Сәүбәнова.
Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге