Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казан кинофестивале җиңүчеләре ачыкланды

Казан кинофестивале җиңүчеләре ачыкланды

admin 12.09.2017

(12 сентября 2017) М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Казан халыкара мөселман киносы фестивале ябылу тантанасы төгәлләнде. Оештыручылар соңгы минутларга кадәр Казан халыкара мөселман киносы фестивале җиңүчеләре исемнәрен сер итеп саклый алды.

23-04

Җиңүчеләрнең исеме билгеле булды. Тулы метражлы нәфис фильмның иң яхшы операторы – Айрат Ямилов («Софичка», Россия).

Тулы метражлы нәфис фильмның иң яхшы сценарие – «Амун» (Россия), сценарий авторлары – Анар Аббасов, Иван Заваруев.

Тулы метражлы нәфис фильмның иң яхшы актрисасы номинациясе Мисырның «Хатын-кыз көне» фильмындагы хатын-кыз ансамбленә бирелде. Илһам Шахин, Нахед Эль Себа, Нелли Карим исемнәрен жюри рәисе Салават Юзеев атады.

Казахстаннан Дулига Акмолда иң яхшы ир-ат ролен башкаручы дип игълан ителде. Ул «Оралман» фильмында төп рольне башкарды.

Тулы метражлы уен фильмының иң яхшы режиссеры дип жюри Һиндстаннан «Токарь Джоши» фильмы режиссеры Мангеш Джошины атады. Актер призын үзе ала алмады.

Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең иң яхшы фильмы дип Төркия белән Венгриянең «Каландар салкыны» фильмы танылды. Режиссеры — Мостафа Кара.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: Татарстан фәннәр академиясе милли темаларны күтәргән яшьләргә махсус стипендия бирә
Далее: Ф.Х. Мөхәммәтшин: «Татарстан тынычлыгы милләтара мөнәсәбәтләрнең ни дәрәҗәдә гармонияле булуына бәйле»

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57