Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау өлкәсендәге проектлар өчен грант алу мөмкинлеге бар

Терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау өлкәсендәге проектлар өчен грант алу мөмкинлеге бар

admin 27.06.2019

(27 июнь 2019) Казанда терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау өлкәсендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруда катнашучы коммерцияле булмаган оешмалар өчен грант алуга гаризалар кабул итү башланды.

Конкурсның максаты — толерантлык, милләтара татулыкны үстерү буенча иң яхшы программаларны ачыклау, шулай ук экстремизм һәм терроризм үсешен кисәтү.

Проект турында 10-нчы сентябрьгә кадәр гариза калдырырга мөмкин, кирәкле документлар исемлеген кәгазь форматта түбәндәге адрес буенча җибәрергә кирәк: Казан шәһәре, Кремль ур., 3 йорт, каб. 642, белешмәләр өчен телефон: (843) 299-17-59. Сылтама буенча гариза формасын алырга, шулай ук документлар исемлеге белән танышырга мөмкин.

Конкурс сайлап алу критерийлары: актуальлек, яңалык, террорчылык һәм экстремизмны профилактикалау өлкәсендәге бурычларны исәпкә алып, коммерциячел булмаган оешмалар эшчәнлеге юнәлешләренең максатчанлыгы, элеккеге хөкем ителгәннәрне һәм аларның гаилә әгъзаларын ресоциальләштерү һәм адаптацияләү эшчәнлеге, коммерциячел булмаган оешмалар эшчәнлеген оештыру өчен матди-техник базаның булуы, шулай ук коммерциячел булмаган оешмалар эшчәнлегенең гамәли тормышка ашыру нәтиҗәләрен фаразлау. Конкурс сайлап алуы нәтиҗәләре буенча 20-нче сентябрьдән соң җиңүчеләр игълан ителәчәк. Иң яхшы коммерциячел булмаган оешма 500 мең сум күләмендә грант алачак, ә икенче һәм өченче урыннарны алучыларга – 250 мең сум.

Казан Мэриясе

Продолжить чтение

Назад: Яшьләр Ассамблеясенең Татарстан районнарындагы вәкиллекләре
Далее: Казанда Дания Казакованың шәхси күргәзмәсе ачыла

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57