(28 май 2018) Балаларны саклау көне уңаеннан 1 июнь көнне «Казан Кремле» Музей-тыюлыгында «Без Кремльне яратабыз» («Мы любим Кремль!») фестивале үтәчәк. Чарада Татартан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар Дуслыгы йорты коллективлары һәм аерым башкаручылары чыгыш ясаячак.
Кремль территориясендә төрле юнәлештәге (мисалга, әдәби, фәнни-лаборатор) мәйданчыклар эшләячәк.
Төп бәйрәм сәхнәсендә Татарстан халыклары мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен «Алтын» хореография мәктәп-студиясе, «Оцнеба» грузин биюе ансамбле һәм «Жемчужинки» вокаль ансамбле тәкъдим итәчәк.
Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге