Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казан Кремле каршында Чечен Республикасы башлыгының Татарстандагы яңа вәкиллеге ачылды

Казан Кремле каршында Чечен Республикасы башлыгының Татарстандагы яңа вәкиллеге ачылды

admin 24.06.2024

Казанның Үзәк стадион бинасында Чечен Республикасы башлыгының Татарстандагы вәкиллеге ачылды. Тантанада Казан мэры Илсур Метшин һәм Грозный мэры Хас-Магомед Кадыйров катнашты. Бу хакта Татарстан башкаласы Мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Вәкиллек төбәкара мөнәсәбәтләрне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышуда катнашачак һәм халыкка ярдәм күрсәтәчәк.

Чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Метшин бу вакыйганы ике төбәк арасындагы «туганлык мөнәсәбәтләренең яңа бите» дип атады.  Ул Грозный шәһәре башлыгын һәм барлык кунакларны сәламләде. Шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Чечен Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйровны бик кадерләвен һәм хөрмәт итүен искәртеп үтте.

«20 елдан артык элек безнең республикалар арасында дуслык һәм хезмәттәшлек турында килешү имзаланды, ә 12 ел элек тугандаш шәһәребез Грозный белән килешүгә кул куйдык», — дип искәртте шәһәр башлыгы.

ТХДЙның мәгълүмат үзәге,

«Татар-информ» материаллары буенча әзерләнде

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57