(3 август, 2015 ел) Мондый үзгәрешләр Татарстан башкаласында спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты уздырылу белән бәйле
“Казан Кремле” музей-тыюлыгы территориясендә урнашкан Татарстанның табигый тарихы музее, “Эрмитаж-Казан” үзәге, “Манеж” күргәзмәләр залы, Татар халкы һәм ТР халыклары дәүләтчелеге тарихы музее, Ислам мәдәнияте музее, Туп ишегалды музее 16 августка кадәр яңа эш графигына күчкән. Алар хәзер көн саен сәгать 10.00 дән 21.00 гә кадәр эшләячәк. Мондый үзгәрешләр Татарстан башкаласында спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты уздырылу һәм Казанга күп санлы туристлар, җанатарлар килү белән бәйле.
Аерым алганда, “Эрмитаж-Казан” үзәгендә “Италия образлары” күргәзмәсен күрергә була.
Татарстанның табигый тарих музеенда исә берничә миллион ел үткәннәргә сәяхәт кылу мөмкинлеге тудырылган. Шулай ук космик үлчәүләрдә авырлыкны үлчәргә, интерактив телескоптан йолдызларны күзәтергә, мамонтлар белән аралашырга, төрле экспонатлар белән танышырга да мөмкин.
“Манеж” күргәзмәләр залында тамашачы хозурына “Заманча сәнгать” күргәзмәсе тәкъдим ителә.
Туп ишегалды музее велосипедларның үзенчәлекле коллекциясе белән танышырга чакыра. “Веломания. Веловинтаж. Вело мәхәббәт” дип аталган коллекциядә төрле илләрдә — Россия, Англия, Германия,Франция, Швейцария, Япония, Латвиядә эшләнелгән велосипедлар урын алган. Аларның кайберләре 1889 елда эшләнелгән.
Ислам мәдәнияте музее Идел буе ислам тарихы һәм мәдәнияте белән танышырга, электрон Коръәнгә күз салырга, сүрәләр тыңларга чакыра. Монда ук “Минем гаиләмнең шамаиле” күргәзмәсе исә музей кунакларын борынгы шамаилләр белән таныштырачак.
Палеолит, мезолит, неолит чорларында кешеләрнең нинди эш кораллары файдалануын, бронза гасырында сәнгатьнең нинди әсәрләре булдырылуын, беренче тимер коралларның нинди булуын “Вакыт чоланы” күргәзмәсендә күрергә мөмкин, диелә “Казан Кремле” музей тыюлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.
Мәгълүмат http://www.tatar-inform.ru/ сайтыннан алынды.