Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казан Кремлендә «Мәдәниятләр мозаикасы»н күзәтергә мөмкин булачак

Казан Кремлендә «Мәдәниятләр мозаикасы»н күзәтергә мөмкин булачак

admin 21.08.2023

29 августта Казанда «Мәдәниятләр мозаикасы» тугызынчы республика этноконфессиональ фестивале узачак.

Фестиваль «Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы кысаларында, Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның бердәмлеген һәм рухи байлыгын ныгыту, күпмилләтле мәдәниятне, шул исәптән милли костюмны саклау, үстерү һәм популярлаштыру максатларыннан үткәрелә.

ТРда яшәүче халыклар фестивале бер үк вакытта ике форматта узачак: офлайн – Казан Кремле территориясендә (Кардәшләр корпусы белән «Манеж» күргәзмәләр залы арасындагы мәйданчык) һәм онлайн — Татарстанның Халыклар дуслыгы йортының Вконтакте аккаунтында.

Төп сәхнәдә төрле муниципаль районнардан килгән иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылар концерты узачак, шулай ук Башкортостан һәм Бурятия кунаклары чыгыш ясаячак. Гомумән алганда, программада ике дистәгә якын халкының җыр һәм бию мәдәнияте күрсәтеләчәк.

Фестивальнең махсус кунаклары һәм хедлайнерлары — Уфадан «Zainetdin» этно-шоу проекты.

Фестивальне оештыручылар: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Казан шәһәре Башкарма комитеты ярдәме белән Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты, Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57