Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казан Кремлендә «Мәдәниятләр мозаикасы» фестивале узды

Казан Кремлендә «Мәдәниятләр мозаикасы» фестивале узды

admin 30.08.2023

Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көне уңаеннан Казан Кремлендә тугызынчы «Мәдәниятләр мозаикасы» республика этноконфессиональ фестивале узды.

Дистәләгән милләт вәкилләре катнашындагы фестивальне ачу тантанасыннан соң, сәхнәгә хөрмәтле кунаклар күтәрелде: Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров.

«Бергәлектә тыныч яшәү традицияләре җиребездә шулкадәр нык тамырланган ки, без Татарстанда яшәүче барлык халыкларның мәдәниятен ачык күңел белән кабул итәбез», — дип сөйләде Зилә Вәлиева.

Дамир Натфуллин билгеләп үткәнчә, «Мәдәниятләр мозаикасы» Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында уза торган меңләгән чаралар арасында бер якты эз булып тора. Шулай ук ул барлык тамашачыларны бердәм булырга чакырды.

Ачылу тантанасыннан соң бәйрәм күпмилләтле концерт белән дәвам итте. Анда Казаннан гына түгел, Татарстан районнарыннан да милли коллективлар, шулай ук Бурятия һәм Башкортостаннан махсус кунаклар катнашты. Фестиваль Уфадан «Zainetdin» проектының якты этно-шоу-программасы белән тәмамланды.

«Мәдәниятләр мозаикасы» фестивале «Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы кысаларында, Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның бердәмлеген һәм рухи байлыгын ныгыту, күпмилләтле мәдәниятне, шул исәптән милли костюмны саклау, үстерү һәм популярлаштыру максатыннан үткәрелә.

Фестивальне оештыручылар: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре Башкарма комитеты ярдәме белән Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты, Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57