Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казан Кремлендә Милли костюм фестивале үтәчәк

Казан Кремлендә Милли костюм фестивале үтәчәк

admin 26.08.2019

(26 август 2019) «WorldSkills Kazan 2019» Дөньякүләм һөнәри осталык буенча чемпионат кысаларында, «Казан Кремле» музей-тыюлыгында 27 августт көнне Милли костюм фестивале узачак. Чарада Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты, яшьләр Ассамблеясе вәкилләре катнашачак.

 

uVGacsK47nA

Фестиваль программасына Татарстан һәм Карелиянең әйдәп баручы бию коллективлары чыгышы, милли киемнәр тәкъдим итү тамашасы, мастер-класслар, этно-маркет, костюмнар күргәзмәсе һәм башка кызыклы чаралар кертелгән.

Казанның фольклор коллективлары да үз сәләтләрен күрсәтәчәк: репертуарында татар, рус, украин һәм белорус, Идел буе халыклары биюләре булган «Салават күпере» ансамбле халык биюләрен башкарачак. Алар белән беррәттән Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты коллективлары да чыгыш ясаячак.

«Art-Fusion» мода театры рус халык костюмнарын «Боярский двор» дефиле-күсәтмәдә тәкъдим итәчәк, ә Кол шәриф мәчете янында «Эбиволь» студиясе мода күрсәтмәсе оештырачак.

Туп ишегалды мәйданчыгында Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумы студентларының диплом эшләре белән танышырга мөмкин булачак: татар милли киемнәре, калфак, изү. Күргәзмә көн дәвамында эшләячәк.

Мастер-класслар зонасында кунакларны иҗади дәресләр һәм яңа күнекмәләр көтә. Биредә фестиваль кунаклары татар хатын-кызлар баш киеме – калфак ясарга өйрәнә алачаклар.

Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты һәм яшьләр Ассамблеясе Этно-маркет оештырачак. Беркемне дә җирле осталарның кул эшләре битараф калдырмаячак: чигүле сөлгеләр, күлдан ясалган тартмачыклар, күн мозаикасы техникасы белән эшләнгән эшләнмәләр һәм башкалар.

Программа Казан Кремле мәйданчыкларында 12дән 17 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Керү ирекле.

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Әлки районы тамашачылары Ассамблея һәм Дуслык йорты артистлары концертын карады
Далее: Чүпрәле һәм Теләче халкына күпмилләтле концерт тәкъдим иттеләр

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57