Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казан Кремлендә Яңа Татар мәдәнияте фестивале узачак

Казан Кремлендә Яңа Татар мәдәнияте фестивале узачак

admin 23.07.2019

(23 июль 2019) 30 августта Казан Кремлендә TAT CULT FEST Яңа Татар мәдәнияте фестивале узачак. Җәйге вакыйгаларның иң мөһимнәреннән булган бу чараның программасында 30дан артык тере чыгыш, спектакльләр, кино күрсәтү, лекцияләр, арт-объектлар, дизайн-маркет, блогерлардан активлык, балалар программасы.

Сәхнәгә Россиянең төрле шәһәрләреннән һәм дөньяның төрле илләреннән башкаручылар чыгачак. Алар арасында – Австралия, Австрия, Финляндия, Польша вәкилләре. Театр сәхнәсенә дә зур игътибар биреләчәк.

Фестивальнең хедлайнеры — world music жанрында танылган татар башкаручысы Зөлфия Камалова. Җырчы Казан шагыйрәсе Йолдыз Миңнуллина шигырьләренә язылган «Алты көн ярату» альбомын тәкъдим итә. Алар альбомдагы җырларны концерт вариантында башкарачак.

Фестивальгә керү ирекле.

Бөтендөнья татар конгрессы

Продолжить чтение

Назад: Татарстан Республикасы Идел буе халыкларының аудиовизуаль энциклопедиясенә керәчәк
Далее: «Казан сөлгесе» — «Казанское полотенце» фестиваль-конкурсы гаризалар кабул итә

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57