Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казан Мэры этномузыкантларга тавыш яздыру студияләренә ирекле керү мөмкинлеген вәгъдә итте

Казан Мэры этномузыкантларга тавыш яздыру студияләренә ирекле керү мөмкинлеген вәгъдә итте

admin 16.04.2021

(16 апрель 2021) Казанның мәдәният йортларында тавыш яздыру студияләре эшен җайга сала башлаячаклар. Бу хакта Халыкара мәдәният көне кысаларында иҗади яшьләр катнашында узган очрашуда Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.

Җырчы һәм «Зәкәрия» коллективы солисты Мария Стуклова Мэрга музыкантларга репетиция мәйданчыгы һәм тавыш яздыру студияләренә керү мөмкинлеге бирү үтенече белән мөрәҗәгать итте.

«Без үз мәйданыбыз — этнолаборатория булуын телибез. Әби-бабаларыбыз башкарган музыканы яңадан торгызу мөмкинлеге бирер иде ул», — дип сөйләде артистка.

Бүген Татарстанда күп санлы милли иҗат коллективлары эшли, алар республика данын дөнья аренасында яклый ала. «Этно-фьюжн — бик тар, әмма перспектив юнәлеш», — дип билгеләп үтте җырчы.

Бүген тавыш яздыру студияләре барлык ремонтланган мәдәният йортларында эшли. Җайга салу мәсьәләләрен хәл итәргә кирәк — Казан Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзаловка мэр шундый йөкләмә бирде.

«Студия 24 сәгать булмаса да, иртәнге 7дән төнге 12гә кадәр эшләргә тиеш. Музыка коллективларына керү ирекле булсын», — дип әйтте Илсур Метшин.

Татар-информ материалы тәрҗемәсе

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57