Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казан мэры Илсур Метшин Франция рәссамы — милләттәшебез Ринат Анимаевның “Дүрт сезон” күргәзмәсендә булды

Казан мэры Илсур Метшин Франция рәссамы — милләттәшебез Ринат Анимаевның “Дүрт сезон” күргәзмәсендә булды

admin 14.09.2015

(11 сентябрь, 2015 ел) Ул “Россия – Франция мәдәни күпере” ассоциациясе һәм Казан мэриясе тырышлыгы белән ачылдыКазан мэры Илсур Метшин кичә Франция рәссамы Ринат Анимаевның эшләреннән торган “Дүрт сезон” күргәзмәсендә булды. Экспозиция исә Казан ратушасында оештырылган, һәм 30 октябрьгә кадәр эшли. Шәһәр җитәкчесе белән бергә эшләрне Франциядәге татарлар диаспорасы вәкиле һәм “Россия – Франция мәдәни күпере” ассоциациясе президенты Лия Пронэр, шулай ук Казан ратушасы директоры Динә Латфуллина тамаша кылды. Казандагы күргәзмәне әлеге ассоциация белән Казан мэриясе оештырган, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.

Казан мэры танылган француз остасының эшләрен югары бәяләде – күргәзмәдә рәссамның барлыгы 100ләп эше тәкъдим ителгән.

Ринат Мансур улы Анимаев – 1955 елда Таҗикстан башкаласы Дүшәнбедә туган татар. Кечкенәдән әтисе белән бергә сәнгать белән шөгыльләнә, әтисе дә рәссам була. Сәнгать мәктәбен тәмамлаганнан соң, сәнгать училищесына укырга керә, аннары В.И.Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт сәнгать институтында белем ала.

Франциядә Ринат Анимаев 1989 елдан бирле яши һәм эшли. Милләттәшебез хәзерге вакытта Франциянең иң яхшы рәссамнары унлыгына керә. Аның эшләре Россия, Америка, Бельгия, Норвегия, Франция, Швеция, Югославия, Германия, Австрия, Японияләрнең музейларында һәм шәхси коллекцияләрендә урын алган. Төп күргәзмәләре 1980-2001 елларда күп тапкырлар Мюнхен (Германия), Париж (Франция), Мәскәү (Россия), Голландиядә булган.

Фотосурәт http://metshin.ru/ru сайтыннан алынды.

«Татар-информ»

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57