Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казан метросында Татарстан халыклары телләрен өйрәтүче поезд йөри башлады

Казан метросында Татарстан халыклары телләрен өйрәтүче поезд йөри башлады

admin 21.09.2021

(21 сентябрь 2021) Казан метросында «Туган телләр поезды» дип аталган поезд эшли башлады. Ул эчтән дә, тыштан да Татарстанда гомер итүче халыкларның этник символлары төшерелгән алты вагоннан гыйбарәт.

Вагоннарда язылган текстларны Татарстан халыклары телләренә тәрҗемә итү эше белән Татарстан халыклары Ассамблеясенең милли-мәдәни автономияләре вәкилләре һәм Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләре шөгыльләнде.

Текстлар төрле телләрдә сөйләшү фразалары, популяр гыйбарәләрдән торалар. Вагоннарда шулай ук селфи-поинтлар урнаштырылган. Пассажирлар, мәсәлән, яшь Тукай белән фотога төшә һәм тәкъдим ителгән сүзләрдән шагыйрьнең танылган шигырьләрен төзи ала.

Туган телләр поезды ел ахырына кадәр йөрәячәк. Әлеге проект Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чараларга йомгак ясау буларак оештырыла.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57