(8 май, 2016 ел) Казанда агымдагы елның 1 нче маеннан 1 нче октябренә кадәр һәр шимбә көн 18 сәгатьтә һәм 20 сәгать 30 минутта “Kazan” милли фольклор шоу-тамашасы уза.
Әлеге проект Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты ярдәме белән гамәлгә ашырылган. Казан һәм республикада бу диннер-шоу форматындагы тәүге чара. Тамашада Казан тарихының төрле вакыйгаларга бик бай булуы тасвирлана.
1-2 майда 400дән артык турист өчен беренче шундый чара оештырылган инде. Зал барлыгы 110 кешене сыйдыра. Театраль күренешләр кунакларны борынгы татар риваятьләре эчтәлеге белән таныштыра. Туристлар татар халкы кичергән фаҗигале вакыйгалар, милли кыйммәтләр, данлыклы геройлар турында мәгълүмат ала. Шоу каһарманнары бию, җыр, интерактив күңел ачулар аша Казан тарихы турында “сөйли”. Кунаклар милли ризыклардан да авыз итеп карасын өчен, шоуны табын артында күзәтә ала. Алар казылык белән яшелчә салаты, кыстыбый, токмачлы аш, эчлеге борайдан ясалган өчпочмак, авылча пешерелгән бәрәңге, үләннәр белән тәмләтелгән чәй һәм чәкчәк — татар тәм-томнары белән сыйлана. Билет бәясе — 1500 сум.
ТРның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов бу шоуны тарихи вакыйгага тиңләде.
“Сезнең күбегезгә төрле илләр буенча сәяхәт иткәндә, классик танып белү экскурсиясеннән тыш, милли төсмерләр күптөрлелеген күрсәткән күңел ачу экскурсиясе тәкъдим итәләр. Әйтик, “Фламенко шоуы”, “Гарәп төне”, “Төркия төне” һәм башкалар. Мин гел, ник бездә дә юк соң мондый әйбер, дип уйлана башладым. Югыйсә, традицияләребез, тарихыбыз бай. Безгә килә торган туристлар, татар булмаса да, беренче чиратта, татар милләте колоритын – җырлар, биюләр, кухнясын күрергә тели. Бу безнең куәтле козырьларның берсе. Милли хәзинәбезне ниндирәк формада бирергә дигән сорау килеп туа иде”, — дип, Сергей Иванов фикерләре белән уртаклашты.
Комитет башлыгы әйтүенчә, бу идеяне чынга ашыру теләге ел ярым элек үк туган, әмма аны тормышка ашыру механизмын табуга, концепциясен эшләүгә күп вакыт киткән.
“Шоу үсеш алачак, яңа элементлар белән баетылачак, әмма форматы шул ук калачак. Бу тамашаны карап, туристлар аны танышларына карарга киңәш итәрлек булырга тиеш, — дип, Сергей Иванов шоудан соң барлык уңай якларны һәм җитешсезлекләрне шәрехләүне үтенде. — Бу проект безнең визит карточкаларының берсе булачак. Безнең бурыч – бу проект нисбәтендә камиллекнең иң югары ноктасына җитү”, — дип белдерде ул.
Шоу өчен махсус сценарий һәм музыка язылган, бию осталыгы булган һәм тамашачылар белән җанлы элемтәгә керә белән торган артистлар сайланган. Тамашада Н. Җиһанов исемендәге Казан консерваториясе, Казан музыка училищесы, “Сәйдәш” бию ансамбле артистлары катнаша. Тамаша милли костюмдагы алып баручының кунакларны берничә чит телдә сәламләве, табында алар алдына куелачак сый-хөрмәтләргә кыскача сыйфатлама бирүе һәм аларга татар сүзләрен өйрәтү белән ачылып, татар милли үзенчәлекләре белән кызыксындыруны көчәйтте.
Казан турында риваятьләр сөйләүче татар тарихында танылган исемле Туйбикә абыстайның сөйләме шушы төбәк тарихын — Бөек Болгар, татар-монгол чоры, Казан ханлыгы дәверләрен чагылдырган күренешләр белән озатылды. Кунаклар алдына бер-бер артлы Казан ханы, Сөембикә-ханбикә, Таһир белән Зөһрә һәм башкалар чыкты. Әлеге мәдәни чараның куелыш режиссеры – Маргарита Труханова, музыка авторы – ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле композиторы Радик Сәлимов.
Тамашага исә ел саен гөрләп үтә торган Сабан туе күренешләре нокта куйды. Кашыкка тавык йомыркасы куеп йөгерү, чүлмәк вату, аркан тартышу кебек уеннарда катнашырга уртага нәкъ менә кунаклар чакырыла.
Шоу тәмамлангач, кунакларга комплекс интерьерында артистлар белән фотосессия оештырыла. Кич дәвамында профессиональ фотографлар төркеме эшли.