8 июльдән старт алган татар теле курслары барлык теләүчеләр өчен ике төркемдә
узды: башлангыч һәм дәвам итүче. Башлангыч курсны «Бала-сити» Халыкара Кембридж
мәктәбе укытучысы, «Ел укытучысы – 2022» бәйгесенең «Иҗади якын килү һәм
инновация» номинациясе җиңүчесе Альберт Сәмигуллин алып барды, дәвам итүче
төркемне «Бала-сити» Халыкара Кембридж мәктәбе, «Асылташ – Сәләт» мәктәбе,
«Унбер» лицее укытучысы, «Безнең яңа укытучы» гранты җиңүчесе, Казан Мэры
стипендианты, күптөрле татар проектлары авторы Гөлфия Габдуллаҗанова укытты.
Курслар Казан Башкарма комитеты бинасында һәм «Черек күл» паркында узды.
«Әлеге төркем аеручы да ошады. «Җәй, тыгыз вакыт булуына карамастан,
барысы да диярлек бик теләп йөрделәр, биремнәрне вакытында эшләп бардылар, мин
бик канәгать, күбесе алга таба да татар телен өйрәнүне дәвам итәр дип ышанып
калам», – диде Альберт Сәмигуллин.
Курсны уңышлы тәмамлаган, яхшы күрсәткечләргә ирешкән укучыларга
һәрвакыттагыча истәлекле бүләкләр һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.
«Без әлеге курста фикердәшләр таптык, бер гаиләгә әверелдек. Дәресләр бик
рәхәт узды, көлештек тә, күңелебез белән ял да итеп кайта идек. Һәр атна дүшәмбе
көнне яратып татар теле курсларына йөрдек. Татар телемне тагын да
камилләштерә алдым. Бик зур рәхмәт остазыбызга һәм оештыручыларга шундый
текә курс өчен», – диде башлангыч курсны үтеп, бу юлы дәвам итүчеләр төркеменә
килгән Азат Биккинин.
Татар теле курсы алты атна дәвам итте. Ул тел, грамматика һәм сөйләм
нигезләрен үз эченә алган программадан гыйбарәт иде.
«Татар теленең базасын, җөмләләрнең ничек төзелүен хәзер яхшы беләбез дип
әйтә алабыз. Дәрестә генә шөгыльләнү белән чикләнмәдек, өйгә бергән биремнәрне
дә үтәп барырга тырыштык: Татарстанда урнашкан шәһәрләр, шәхесләр турында
кызыклы мәгълүматлар әзерләп килә идек. Татарча рэп та яздырып карадык!
Оештыручыларга бер генә теләк: дәресләр санын арттырсыннар иде, укуны дәвам
итәсе килә», – дип үз фикерләре белән уртаклашты башлангыч курс төркеменнән
Екатерина Клопова, Регина Кудашева һәм Юлия Гыйльманова.
Курслар Казан Мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы
Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган
телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Бу елга соңгы дүртенче курс октябрь аенда узар дип планлаштырыла,
яңалыкларны күзәтеп барыгыз.
Казан Мэриясе материаллары буенча ТХДЙ мәгълүмат үзәге