(24 май 2019) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Гарәп Республикасы Мисыр мәдәнияте көннәре ачылды – милли Мисыр фолькор бию коллективы концерт программасын тәкъдим итте. (ФОТО)
Чараны Татарстанның Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин һәм Гарәп Республикасы Мисырның Мәскәүдәге Илчелеге беренче сәркатибе Мохамед Эль Абрак ачты.
Дамир Натфуллин дөньядагы иң борыңгылардан саналган Мисыр мәдәнияте үрнәкләрен күрү мөмкинлеген тудырган өчен кунакларга рәхмәтен белдерде.
«Әлеге чара безнең киләчәк нык мөнәсәбәтләргә нигез салучы Дуслык күпере булыр, дип ышанып калабыз», — дип сөйләде ул.
Мохамед Эль Абрак Казанга икенче тапкыр гына килүен һәм шәһәрне күрүгә һәрчак шат булуын әйтте. Соңыннан ул рус телендә мәкаль әйтте: «Кунакта яхшы, ә өйдә тагы да яхшырак».
«Бу дөрес түгел дип уйлыйм, чөнки Казанда мин үземне өйдә кебек хис итәм», — дип рус телендә сөйләде Мохамед Эль Абрак.
Алга таба милли Мисыр фолькор бию коллективы үз чыгышын тәкъдим итте. Концерт программасы милли Мисыр көйләре һәм биюләренә бай булды.
«Бию аерым гына яшәми, аеруча да фольклор, халык биюе. Ул хисләрне әйтеп бирә. Бүген сәхнәдән гади Мисыр халкының ничек яшәве, ничек сөенүе һәм нәрсә турында хыяллануы турында сөйләделәр. Шәп булды!», — дип үз хисләре белән бүлеште тамашачы Николай Арцеховский.
Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге