Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казан сәхнәсендә Үзбәкстанның халык артисты концерты гөрләп үтте

Казан сәхнәсендә Үзбәкстанның халык артисты концерты гөрләп үтте

admin 29.09.2015

(29 сентябрь, 2015 ел) Казанда Үзбәкстан Республикасының халык артисты Озодбек Назарбеков чыгыш ясады. (ФОТО)

Концерт Татарстанда үткәрелгән Үзбәк халкы мәдәнияты көннәре кысаларында узды. Тамашачылар җырлар тыңладылар, оста башкарылган халык биюләрен дә карый алдылар. Концерт үзбәк җәмәгате өчен мөһим вакыйга, ул халыкка туган ягын искә төшерә. Озодбек Назарбековның ватандашлары әйтүләренчә, мондый чаралар үткәрү нәтиҗәсендә үзбәк халкы ныграк берләшә һәм дуслаша.

DSC1454-e1443537393679

Озодбек Назарбековка 40 яшь, шуның яртысын ул сәхнәдә үткәрә. Бу вакыт эчендә Озодбекның сәләте күпләр тарафыннан яхшы бәяләнгән. Ул Үзбәкстан Республикасының халык артисты. Соңгы вакытта Россия буенча да еш гастрольләргә чыга. Үз концертларын билгеле бер калыпларга салынмаган дип әйтә. Ә җырланасы җырлар исемлеге фәкать тамашачыларның кәефенә карап сайлана ди.

“Барысы да үзебезнекеләр. Матур итеп каршы алалар, сөенәләр. Безнең концертларга рус, татар, азербайҗаннар кебек башка милләт кешеләре дә килүгә мин һәрчак куанам. Сәнгатьнең чикләре юк, ул төрле телләргә бүленеп каралмый. Сәнгатьнең көче нәкъ менә шунда”, — дип сөйләде Үзбәкстан Республикасы халык артисты Озодбек Назарбеков.

Русалина Гайнатулина,
Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57