Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты ярдәме белән «Казан Ривьерасы» комплексы «Ривьера» кунакханәсендә Идел буе халыкларының традицион мәдәнияте атналыклары» проектын башлап җибәрде. Проект кысаларында Татарстан күпмилләтле республика буларак тәкъдим ителәчәк.
3 июньнән 10 июньгә кадәр «Семык» бәйрәменә багышланган мари мәдәнияте атналыгы узды. Кунаклар милли мари ризыкларын татып карый, Мария Кибаева һәм Александр Славин башкаруында мари җырларын һәм композицияләрен тыңлый, шулай ук Алиса Малованың «Шептунок» дип аталган милли саклагычны ясау буенча мастер-классларында катнаша алдылар.
17 июньдә удмурт мәдәнияте атналыгы удмурт милли ашлары, мастер-класслар һәм иҗади номерлар белән старт алды.
Июль ахырына кадәр шулай ук чуаш, керәшен һәм башкорт мәдәнияте атналыклары узачак.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге