(17 август 2020) 2020 елның 28-30 август көннәрендә онлайн-форматта «Казан сөлгесе» («Казанское полотенце») V Халыкара халык җыр һәм бию сәнгате фестиваль-конкурсы үтәчәк.
Фестиваль-конкурс ТР Мәдәният министрлыгы һәм Казан шәһәре башкарма комитетының Мәдәният идарәсе булышлыгы белән «Сәйдәш» мәдәният үзәге тарафыннан оештырыла һәм уздырыла.
Бу елдан «Казан сөлгесе» фестиваль-конкурсы ЮНЕСКО эгидасы астында үтә.
Проект халык җыр һәм бию сәнгатен саклау һәм үстерү, талантларны табарга һәм аларга ярдәм итү, Россия, якын һәм ерак чит ил халыкларын рухи һәм әхлакый яктан торгызу максатыннан оештырыла.
Стабиль булмаган эпидемиологик хәл урнашу сәбәпле, «Казан сөлгесе» фестиваль-конкурсы онлайн форматта үтәчәк. Чара буенча тулырак мәгълүматны сылтама аша үтеп белергә мөмкин.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге