Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Казан сөлгесе» — «Казанское полотенце» фестиваль-конкурсы гаризалар кабул итә

«Казан сөлгесе» — «Казанское полотенце» фестиваль-конкурсы гаризалар кабул итә

admin 24.07.2019

(24 июль 2019) Ел саен әлеге фестиваль-конкурста 800дән артык кеше катнаша: Россия, Казахстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Әзербайҗан һәм Әрмәнстанның халык җыры, биюе һәм музыка уен коралы жанрында чыгыш ясаучы аерым башкаручылар һәм ансамбльләр.

2019 елның 28-30 августында Казан шәһәрендә IV «Казан сөлгесе» – «Казанское полотенце» Халыкара җыр-бию сәнгате фестиваль-конкурсы үтәчәк.

29_n1523051_big

Оештыручылар әйтүенчә, фестивальнең атамасы «Казан сөлгесе» – «Казанское полотенце» борынгы татар халык җырыннан алынган. Остабикәләр кулы белән чигелгән ак төстәге Казан сөлгесе татарлар өчен кеше күңеле һәм нияте чисталыгы билгесе, татар халкының төп бәйрәме «Сабантуй» билгесе.

Талантлы сәнгать үзешчәннәре белән беррәтттән профессиональ артистлар, иҗади уку йортлары студентлары һәм чыгарылыш укучылары катнашу чараның үзенчәлеге булып тора. Моннан тыш яшь чикләүләре дә юк: фестивальдә балалар да, яшьләр дә, өлкәннәр дә катнаша ала.

Конкурсантларны төрле номинацияләр буенча бәялиячәкләр:

  • халык җыры (соло)
  • халык җыры (ансамбль)
  • халык биюе (соло, ансамбль)
  • халык инструменталь музыкасы (соло, ансамбль)
  • халык җыр һәм бию ансамбле.

Гаризаны 25 августка кадәр тапшыру зарур.

30 август көнне Татарстан Республикасы көне һәм Казан шәһәре көненә багышланган чаралар кысаларында Иске Татар бистәсе тарих-архитектура комплексы территориясендә халыкара фестиваль конкурс лауреатлары катнашында гала-концерт үтәчәк.

Фестиваль турында тулырак сылтама аша узып белергә мөмкин.

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Казан Кремлендә Яңа Татар мәдәнияте фестивале узачак
Далее: Ламберто Заньер: «Дуслык йортында үзеңне Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасында кебек хис итәсең»

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57