Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Казан сөлгесе» халыкара фестиваленә гаризалар кабул ителә

«Казан сөлгесе» халыкара фестиваленә гаризалар кабул ителә

admin 11.08.2023

«Казан сөлгесе» дип исемләнгән VIII халыкара җыр-бию сәнгате фестиваль-конкурсына гаризалар кабул итү 20 августка кадәр дәвам итә. Бу хакта конкурс оештыручылары хәбәр итә.

«Фестиваль-конкурс «Казан сөлгесе» дип исемләнгән борынгы татар халык җыры хөрмәтенә аталган. Конкурс 28-30 августта Казанда була. 30 августта Татарстан Республикасы бәйрәме көнендә җиңүчеләр катнашында зур гала-концерт белән тәмамланыр дип көтелә. Конкурска тыңлаулар онлайн һәм офлайн форматта уза», — дип язылган бәйгенең нигезләмәсендә.

Нигезләмә белән тулырак танышып чыкканнан соң, гаризаларны kazanskoe.polotentse@bk.ru почта адресына юлларга кирәк.

«Казан сөлгесе» фестиваленең төп бүләге – осталар чиккән татар сөлгесе. Казан сөлгесе зур мәгънәгә ия. Беренчедән, сөлге – матурлык билгесе. Икенчедән, ак төс – чисталык, пөхтәлек билгесе. Гала-концерт Каюм Насыйри урамында урнашкан сәхнәдә ачык һавада була. Барлык катнашучыларны көтеп калабыз», – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Казан сөлгесе» фестивале җитәкчесе һәм идея авторы — Лима Кустабаева.

Оештыручылар әйтүенчә, конкурста профессионаллар һәм үзешчәннәр катнаша ала. Бәйгедә 4 яшьтән алып балалар һәм олыларга катнашу мөмкинлеге бар. Фестиваль-конкурс программасы сайлап алу һәм лауреатларны, дипломантларны билгеләү турларыннан тора. Берничә яшь категорияләргә бүлеп сайлау каралган: 4-10 яшь (балалар), 11-14 яшь (яшүсмерләр), 15-22 яшь (яшьләр), 23 яшь һәм өлкәнрәкләр (зурлар).

Фестиваль-конкурсның номинацияләре: халыкчан җырлау (соло), халыкчан җырлау (ансамбль), халык инструменталь музыкасы (соло, ансамбль), җыр һәм бию ансамбльләре, халыкчан бию (соло, ансамбль). Һәр номинациянең катнашучылары ике төрле әсәр башкара. Һәр номерның озынлыгы дүрт минуттан да артмаска тиеш. Катнашучыларның тәртибен жюри билгеләячәк.

Шулай ук фестиваль кысаларында мастер-класслар һәм түгәрәк өстәлләр үткәрү каралган. Педагогларга һәм коллектив җитәкчеләренә сертификатлар тапшырылачак.

  • Конкурсның гамәлгә куючылары һәм оештыручылары: Татарстан Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре мәдәният идарәсе, «Сәйдәш» мәдәният үзәге. «Казан сөлгесе» фестиваленең президенты һәм идея авторы — Лима Кустабаева.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: Казанлыларны егетләр татар биюе элементлары белән таныштырачаклар
Далее: Казанда милли костюмнарның уникаль коллекциясен тәкъдим итәчәкләр

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57