Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Казан сөлгесе» III халыкара халык җыр-бию сәнгате фестиваль-конкурсының сайлап алу туры үтәчәк.
Әлеге фестваль-конкурс үз атамасын борынгы «Казан сөлгесе» дип исемләнгән татар җырыннан алган. Быел чарага Татарстан Республикасы көнендә йомгак ясалачак.
Фестиваль-конкурсны Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәренең мәдәният идарәсе һәм «Сәйдәш» мәдәни үзәге оештыра. Конкурс чыгышларын бәяләү өчен составына РФ һәм РТ танылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре кергән жюри билгеләнә: профессиональ режиссерлар, композиторлар, хореографлар, җырчылар, шулай ук тәҗрибәле педагоглар.
Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге