Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казан студентлары “Дөнья халыклары ашлары” фестивале үткәрделәр

Казан студентлары “Дөнья халыклары ашлары” фестивале үткәрделәр

admin 30.11.2015

(27 ноябрь, 2015 ел) Универсиада авылында ел саен узучы “Дөнья халыклары ашлары” фестиваленең гала-концерты үтте. Аш-су һәм ризык әзерләү йолалары – тел, тарих, милли сәнгать кебек үк мәдәниятның мөһим бер өлеше.

trvakStlHQ8-e1448618183831

Конкурста катнашучылар нәкъ менә ризык әзерләү йолалары аша тамашачыларны һәм жюрины үз илләренең мәдәнияты үзенчәлекләре белән таныштырдылар. Залда утырган һәркем җир тирәли үенә күрә сәяхәт кыла алды, дип хәбәр итә Универсиада авылы студентлары Ассоцияциясе мәгълүмат үзәге.

cHoMvLdmdbg

Аш-су шедеврларыннан кала теге яки бу илнең колоритын тамашачылар җыр, бию, костюмнар, шулай ук катнашучылар тарафыннан булдырылган җылы атмосфера ярдәмендә тоя алдылар. Гала-концерт алдыннан катнашучылар ике сайлап алу туры үттеләр. Нәтиҗәдә, иң әйбәтләре сәхнәдә чыгыш ясый алды.

Сайлап алу көннәре барышында жюри әгъзалары 30 төрдән артык ризык татып карадылар: африка халкыннан ясса, инглиз бисквитлары, төрекчә люля-кебаб, французча жульен, үзбәк пылавы, удмурт пәрәпәче, коми халкыннан шаньга һәм башкалар.

nruufOTzyS0

“Лаеклы ризыклар бик күп булды. Уйлашканда жюри әгъзаларының фикерләре аерылды. Елдан ел катнашучылар әйбәт нәтиҗәләр күрсәтәләр, ел саен җиңүчене билгеләү кыенлаша. Бу юлы да дөрес хөкем иттек һәм бер студентны да игътибарсыз калдырмадык дип уйлыйбыз”, — дип сөйләде жюри әгъзасы, тулай торакка урнашу һәм укудан тыш эшләрне оештыру бүлеге җитәкчесе Ирина Бабайкина.

Шулай ук Ирина Александровна киләчәккә планнар белән дә бүлеште: фестивальне оештыручылар чараның масштабын киңәйтергә һәм аны салкын көз көнне бинада түгел, ә җылы язын урамда үткәрергә уйлыйлар.

Автор: Сергей Гуров

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57