Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казан татар яшьләрен кабат үзенә җыя

Казан татар яшьләрен кабат үзенә җыя

admin 15.07.2015

(15 июль, 2015 ел) Татарстан башкаласында татар яшьләре көннәрен уздыру көне тәгаенләнде

25-31 август көннәрендә “Идел” яшьләр үзәгендә (Боровое Матюшино бистәсе) татар яшьләре көннәре уздырылачак. Аны ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, “Идел” яшьләр үзәге үткәрә. Чара быел 25 нче тапкыр оештырылачак.

Татар яшьләре көннәрен уздыруның максаты — Россиянең төрле төбәкләрендә, якын һәм ерак чит илләрдә яшәүче татар яшьләрен милли-мәдәни яктан берләштерү, эшлекле һәм мәдәни элемтәләрне ныгыту, яшьләр сәясәте, фән, мәдәният, мәгариф өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу, төбәкләрдәге татар яшьләре оешмалары каршында килеп туган мәсьәләләрне чишү юлларын эзләү.

Программа кысаларында яшьләр татар интеллегенциясе вәкилләре белән очрашачак, алар өчен кызыклы мәдәни чаралар, экскурсияләр, тарих, вокал, милли биюләр буенча мастер-класслар уздыру да күздә тотыла.

Татар яшьләре көннәрендә катнашу өчен һәр төбәккә һәм илгә квота бирелә, 18-30 яшьлек кешеләрдән анкета тутырып юллаулары сорала. Тулырак мәгълүматны “Идел” яшьләр үзәге сайтыннан алырга мөмкин.

«Татар-информ»

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57