Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Казан татарлары» әниләрне бәйрәм белән котлады

«Казан татарлары» әниләрне бәйрәм белән котлады

admin 25.11.2015

(25 ноябрь, 2015 ел) Татарстан халыклары Дуслык Йортында “Казан татарлары” иҗат коллективы әниләр көненә багышланган концерт куйды. Ветераннар үз талантларын күрсәттеләр һәм тамашачыларга җыр-биюләр бүләк иттеләр.

IMG_3626

“Казан татарлары” хоры күп конкурс һәм фестивальләр дипломанты. Хорның сәнгать җитәкчесе – Ләйлә Сәфиуллина, ул дирижер да булып тора.

Бу кичәдә хор татар халкының иң моңлы һәм матур җырларын башкарды: «Умырзая», «Әниләр», «Оныта алмыйм», «Зөләйха», «Кошларым», «Рәйхан». Шулай ук рус, башкорт һәм грузин халыклары җырлары да яңгырады.

Моннан тыш ветераннар тамашачыларны шаян биюләре һәм төрле уен коралларында уйный белүләре белән шаккатырдылар. Үзләренең көчләре белән “Казан татарлары” милли музыкаль мирасны сакларга һәм аңа карата булган мәхәббәт, хөрмәтке киләсе буыннарга тапшырырга тырышалар.

IMG_3968

Концерт барышында тамашачылар залыннан бәяләү сүләре дә ишетелеп торды – “әфарин”, “булдырдыгыз”, “шәп”.

“Сез шундый талантлылар һәм матурлар. Сезгә карап, тулы тормыш итәсе килеп тора. Барыбызга да шатлык өләшкәнегез өчен зур рәхмәт”, — дип үз хисләре белән уртаклаштылар тамашачылар.

 Белешмә. Хор 2011 елдан үз иҗат юлын башлаган. Бер төркем ветераннар пенсионерлар Клубы җитәкчесе Флера Бибаевага килеп, хор оештыруын сораганнар. Бу фикер хупланган. Коллективның репертуарында татар халык җырлары һәм композизицияләре өстенлек итә.

Диләрә Батршина,
Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57