Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казан татарлары общинасы вәкилләре социаль ролик төшерүдә катнашты

Казан татарлары общинасы вәкилләре социаль ролик төшерүдә катнашты

admin 09.08.2016

(9 август, 2016 ел) Казанда милләтара мөнәсәбәтләр темасын яктырткан социаль роликның чираттагы төшерү эшләре төгәлләнде. Проектта Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты вәкилләре катнашты.

IMG_8445

Роликны төшерү эшләре Татарстан Республикасы Милли музеенда барды. “ТР татар милли мәдәнияты һәм мәгариф эшчеләре ассоциациясе” төбәк иҗтимагый оешмасыннан роликта Диана Гайнатулина катнашты.

“Максатыбыз – роликның төп идеясен ачып бирү: тел – ул халыкның тарихы, борынгы бабаларыбыздан килгән иң кыйммәтле мирас. Без телнең үзенчәлеген, матурлыгын һәм көчен киләчәк буынга җиткерергә тиешбез, чөнки туган теле булмаган халык яши алмый”, — дип әйтәләр проектның авторлары, “Татарстан” ДТРК милли тапшырулар хезмәте журналистлары.

IMG_8443

Проектта нәкъ менә тел төп урынны алып тора. Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йортының удмурт, чуаш, татар, башкорт общиналары вәкилләре, шулай ук руслар һәм марилар һәрберсе үз туган телендә бер  җөмләне кабатлады – “Синең телең – синең тарихың”. Төрле телдә яңгыраса да, һәркемгә бу сүзләр яхшы аңлашыла – роликта төшүчеләр бер-берсенә охшамаган кешеләрне дә берләштерергә сәләтле көч турында әйтәләр.

Социаль роликның төп максаты – халык гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнү аша туган телне саклауда иң мөһим урынны үзеңнең мәдәни мирасыңа тартылу алып торуын аңлату. Тел ярдәмендә без аралашабыз, үз фикеребезне җиткерәбез, шул ук вакытта рухи һәм мәдәният ягыннан, белем буенча дәрәҗәбезне күрсәтәбез.

IMG_8442

Социаль ролик “Россия 1” һәм “Россия 24” каналларында эфирга чыгачак. Шулай ук аны Татарстанның иң күп халык тупланган урамнарындагы реклама конструкцияләрендә күрергә мөмкин булачак.

Русалина Гайнатулина,
Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57