Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казан төрекләре үз лидерларын сайлады

Казан төрекләре үз лидерларын сайлады

admin 23.11.2020

(23 ноябрь 2020) Казан шәһәре төрекләренең «Анадолу» милли-мәдәни автономиясенең Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында узган гомуми җыелышында оешма җитәкчесе итеп яңа срокка Тарык Доган сайланды.

Милли-мәдәни автономия Уставы нигезендә, гомуми җыелыш өч елга бер тапкыр уздырыла.

IMG_7896

Җыелышта Казан төрекләренең «Анадолу» милли-мәдәни автономиясе Идарәсе рәисе Тарык Доган, Идарә әгъзалары, төрек милләте вәкилләре, шулай ук чакырылган кунак буларак Татарстан халыклары Ассамблеясенең башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев һәм Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов катнашты.

Татарстан халыклары Ассамблеясендә зур һәм кече халыклар юк, һәр оешмага бертигез игътибар бирелә, дип сөйләде Константин Яковлев. Гомуми җыелышның төп бурычы — оешма әгъзалары составына бәйсез рәвештә милли-мәдәни автономияләрнең легитимлыгын тәэмин итү, дип әйтте ул.

IMG_7904 (1)

Тарык Доган ватандашларына үз җитәкчелеге чорында башкарылган эшләр турында мәгълүмат бирде, тәҗрибәсе белән уртаклашты. Җыелыш барышында рәис вазыйфасына Тарык Доган бертавыштан сайланды.

 IMG_7846

«Татарстан территориясендә эшчәнлек алып баручы төрекләр автономиясе исеменнән Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслык йортына ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәм. Күп кенә чараларда ярдәм иткәннәре өчен Идарә әгъзаларына рәхмәт. Киләчәктә дә уңышлы хезмәттәшлек итәрбез дип өметләнәм», — диде Тарык Доган.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57