(3 март 2021) Казанның 4 нче гимназия-интернатында Халыклар дуслыгы фестивале узды. Анда хөрмәтле кунак сыйфатында Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы Рәисе урынбасары, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов катнашты.
Казан шәһәре Киров районының 4-нче гимназия-интернаты тәүлек буе эшли торган сәләтле балалар өчен инновацион белем бирү учреждениесе булып тора.
Гимназия базасында икенче чит тел — төрек телен өйрәнәләр, шулай ук немец теле курслары да оештырылган.
Гимназия укучыларының Фестиваль кысаларындагы чыгышы Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган иде.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге