Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казан үзенең хәләл тортын тәкъдим итә

Казан үзенең хәләл тортын тәкъдим итә

admin 23.05.2019

(23 май 2019) Татарстан башкаласында яңа гастрономия символы – «Казан» хәләл торты барлыкка килде, ул шәһәрнең айдентикасы кулланылып ясалган. Торт нигезендә якынча 50 ел элек шундый ук исем белән эшләнгән тортның рецептурасы тора.

MMB_8625

Ул татар ашларының иң тәмле ингредиентларын – чәк-чәк, корт, кипкән җиләк-җимешләрне үз эченә ала. 1 кг 800 г авырлыктагы торт WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатына сатуда барлыкка киләчәк, дип сөйләде шәһәрнең бер ресторанында Казанның рәсми айдентикасын тәкъдим итү барышында Татарстан шеф-пешекчеләре гильдиясе белгече Николай Велесов.

Татарстан башкаласы өчен үзенең исемендәге торт булдыру — мөһим адым, әйтик, Европа башкаласының һәрберсендә диярлек үзенең татлы символы бар, дип билгеләп үтте Н.Велесов. Ул бөтен кешеләргә билгеле булган сыйларны — Берлин печеньесын, «Прага» тортын, «Киев» тортын, Белев кагын, Тула перәнниген һәм башка аутентик тәм-томнарны мисалга китерде.

«Мондый тортны моннан 50 ел элек ясарга тырышканнар, ул чакта ул җиңел эремчекле кремнан һәм кипкән җиләк-җимешле уалып торган камырдан торган, – дип өстәде Н.Велесов. — Без уалып торган печеньены миндаль бисквитка алыштырдык һәм милли тәм-томнар өстәдек: чәк-чәк катламы, гөбәдиядә кулланыла торган корт, кипкән җимешләр — күрәгә, караҗимеш, боларның барысын да бер тортта берләштердек», – дип җиткерде шеф-пешекче.

100 г тортта якынча 500 килокалория бар. Аны әзерләгәндә бары тик табигый продуктлар гына кулланыла, дип билгеләп үтте шеф-пешекче. Хәзер «Казан» торты мәҗбүри сертификация уза, шул исәптән – «Хәләл» стандарты комитетында һәм Россия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан буенча идарәсендә.

MMB_8696

«Казан» торты сатуда WorldSkills дөнья чемпионатының финал этабында барлыкка киләчәк, ул Татарстан башкаласында августта узачак. Аны «Лакомка» кондитер цехында, рестораннарда һәм шәһәрнең сәүдә челтәрләрендә сатып алырга мөмкин булачак. 1 килограмм 800 грамм авырлыктагы торт бәясе якынча 1 мең сум булачак. Моннан тыш, сатуга торт рецепты буенча әзерләнгән «Казан» пирожныйларын һәм мини-печеньесын чыгару планлаштырыла.

Казан Мэриясе

Продолжить чтение

Назад: Гарәп Республикасы Мисыр мәдәнияте көннәре ачылышы: 24 нче май көнне 18:30 сәгатьтә, Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында
Далее: Спасс районында Халыклар дуслыгы йорты ачылачак

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57